ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 19 июнендә  РЭЦ Төркеме катнашу ноктасы булачак 8 регион белән  партнерлык килешүенә кул куелды.

 


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  закон проекты эшчәнлеге комиссиясе   Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законның күп функцияле үзәкләрдә бердәм гариза бирү юлы белән берничә дәүләт (муниципаль) хезмәте бирелү мөмкинлеге өлешендә үзгәрешләр кертү» федераль законы проектын хуплап чыкты. Закон проекты  Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралачак.

 

Бүген, 21 июньдә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  Татарстан Республикасына составында «Ульяновск өлкәсе үсеш корпорациясе» АҖ, «ПОЭЗ «Ульяновск АҖ һәм  һәм«Регионның индустриаль парклары Идарәче компаниясе» ЧҖҖ вәкилләре кергән Ульяновск өлкәсе делегациясе визиты кысасында киңәшмә булып узды.

 

Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетының 2017 елның 20 июнендәге 1363нче-р күрсәтмәсе белән 2017 елга Татарстан Республикасында үз эшчәнлеген алып баручы  Татарстан Республикасының зур, икътисади һәм социаль мәгънәгә ия булган предприятиеләр һәм оешмалар исемлеге расланды.

 

Кичә, 20 июньдә,  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында составында  «Тыва Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе урынбасары,  Чеди-Хольск муниципаль районы хакимияте рәисе Сергек Хертек, «Тыва Республикасы  муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе башкарма директоры  Ривал Опай-оол һәм  Тандинск муниципаль районы хакимияте рәисе  Евгений Овсянников булган Тыва Республикасы делегациясе белән очрашу булды.

 


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәсе  хокукларын бозган өчен компенсация күләмен билгеләү тәртибен ачыклаучы федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү турында күрсәтмәгә кул куйды.

 

19 июньдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында составында   Новгород өлкәсе икътисади үсеш департаменты җитәкчесе Евгений Богданов һәм кече эшмәкәрлекне яклау Новгород фонды идарәсе Рәисе Григорий Степанов булган Новгород өлкәсе делегациясе белән очрашу булды.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт программаларында каралган социаль өлкә һәм җәмәгать инфраструктурасын модернизацияләү һәм үсеше буенча чараларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы  бюджеты акчасы исәбенә субсидияләр алу хокукына исәп тоткан коммерция эшчәнлеге алып бармаган оешмаларны сайлау игълан итә.

 


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында   Казанның 3нче  ТЭЦында газотурбина җайланмасын (ГТУ) коммерция файдалануына тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгын церемониядә министр Артем Здунов күрсәтте.

 

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең  « Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО республика эшмәкәрләренә 2017 елның   21 сентябрендә Россия экспорт үзәгенең  (РЭЦ) Ханой шәһәрендә (Вьетнам)  «Russian Gastro Week» циклыннан чара уздыруы турында хәбәр итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International