Бүген Казанда, инвестицион үсеш Агентлыгы базасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, профильле министрлыклар һәм республика ведомстволары вәкилләре белән очрашты. Парламентарийлар республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү һәм Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашу мәсьәләләрен карады.
Парламент башлыгының РФ Федераль Җыены Татарстан депутациясе һәм башкарма власть җитәкчеләре белән очрашуы – республика икътисадына федераль бюджет акчасын җәлеп итү буенча парламентарийларның бердәм эш формасы ул. Аралашуның мондый форматын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2012 елда тәкъдим итте. Дәүләт Думасының профильле комитетлары функцияләренә ярашлы рәвештә 16 эш төркеме төзелде, аларның һәрберсен кураторлык итүче депутат җитәкли. Эш төркемнәре составына шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Гомуми җитәкчелек һәм координацияләү эшчәнлеген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
«Мондый очрашулар төрле производство мәйданчыкларында ай саен диярлек уза, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, журналистларга, бу, минемчә бик нәтиҗәле эш формасы, - төп бурычы – республикага федераль бюджет акчасын җәлеп итү мөмкинлеген карау, болардан тыш, без Дәүләт Думасына безнең законнар инициативаларының һәм мөрәҗәгатьләренең узуын да карыйбыз»
Соңгы тапкыр депутатлар бу елның февралендә «Казаньоргсинтез» ПАҖдә очрашканнар. Инвестицион үсеш агентлыгы хәзерге очрашу мәйданчыгы итеп очраклы гына сайланмаган. 6 ел элек төзелгән дәүләт структурасы инвестицияләр җәлеп итү һәм республикада уңайлы инвестицион климат тудыру буенча эшчәнлекнең зур тәҗрибәсен туплаган. Фәрит Мөхәммәтшин АИРны үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән яңа структура дип атады.
Республиканың парламент башлыгы соңгы елларда Татарстанның тотрыклы рәвештә регионнарга инвестицияләр җәлеп итү буенча аеруча кызыктыргыч регионнар исәбенә керүен билгеләде. Һәм, 2017 елда Илкүләм рейтинг нәтиҗәләре буенча, Татарстан өч ел рәттән эшмәкәрлек һәм инвестицион эшчәнлек алып бару өчен уңайлы шартлар тудырган лидер регион дип игълан ителде.
«Татарстан өченче тапкыр инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча регионнар арасында лидер булып танылды, - дип ассызыклады инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчес Талия Миңнуллина, республика потенциалы турында сөйләп, - Болардан тыш, бу елның маенда бу өлкәдәге безнең алдынгы позицияләрне профессиональ берлекләр «Россия» каналының «Агент бизнеса» телепрограммасында раслады».
Төп мәсьәләне карап, Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларны республиканың социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды. Ул соңгы биш ай нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүчәнлегенең өч процентка артуын аерым билгеләде. Төзелеш күләме элеккеге дәрәҗәсендә диярлек калды (99,7%, 927,60 мең. кв.м торак тапшырылды). Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү үсеш белән бара – 101,5%. Социаль «президент» программалары тулы күләмдә гамәлгә ашырыла.
«Заман технологияләрен һәм яңа юнәлешләрне үзләштерү үз җимешләрен биреп, ТРга нефть табудан бәйлелекне киметеп ышанычлырак үсәргә мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан үсеше перспективаларын билгеләп, - бу юнәлешләрне без алда да инвестицияләрне аерым икътисади зоналарга һәм әйдәп баручы үсеш территорияләренә җәлеп итеп үстерәчәкбез». Фәрит Мөхәммәтшин шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме программасының икътисад һәм азык-төлек иминлеге һәм социаль яктан мөһимлеген аерым билгеләде.
«Безнең эш нәтиҗәләре регион үсешенә, халыкның яшәү торышына турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә бюджет чыгымнарын алдагы оптимальләштерү шартларында сезнең ныгытылган юнәлешләр буенча сайланган темпларны киметмәвегезне сорыйм. Безнең бурыч – лидерлар исәбендә калу», - дип чакырд коллегаларын Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева билгеләвенчә, быел республика 71,6 млрд. сумга заявка биргән. Расланган лимит 68,9 млрд. сум тәшкил итте. Федераль бюджетның расланган программасы өлешендә 60 млрд. сум күләмендә билгеләнгән, расланган лимит 58,8 млрд. сум тәшкил итте. Татарстан 23 дәүләт һәм 16 федераль максатчан программаларда кактнаша.
Бүген парламентарийлар 16 эш төркеме вәкилләре докладларын тыңлап, республиканың ФЦПда катнашуының һәр пуктын җентекләп карады.