Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 июнендәге 707нче карары белән юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне тикшерү барышында тикшерү битләрен куллану мөмкинлеген караган федераль дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге турында Положениегә үзгәрешләр кертелде.
Кул куелган карар белән Роспотребнадзор һәм Россия ФМБАсы вазифадагы затлары 2017 елның 1 октябреннән аерым юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә планлы тикшерүләр уздырганда, ә 2018 елның 1 июленнән барлык юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә тикшерү битләре куллану билгеләнә. Тикшерү битләренә гражданнар гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерү мөмкинлеген булдырмау күзлегеннән чыгып, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә мәҗбүри таләпләр куелган мәсьәләләр исемлеге кертелергә тиеш. Шул ук вакытта тикшерү битләренә кертелгән мәсьәләләр исемлеге белән юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планлы тикшерүләрне чикләү карала.
Роспотребнадзорга һәм Росиия ФМБАсына тикшерү битләрен куллануны караган планлы тикшерүләр уздырганда производство объектларын һәм хәвеф-хәтәр чыгу куркынычын янаган аерым эшчәнлек типлары исемлеген (аерым характеристикалар) билгеләү йөкләнгән.
Кабул ителгән карарлар федераль дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге барышында юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукын яклауга юнәлтелгән.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 июнендәге «Федераль дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге турында Положениегә үзгәрешләр кертү турында»гы 707нче карары белән түбәндәге чыганак буенча танышырга була: http://government.ru/docs/28121/.