Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды аена 1 процент ставкасы белән факторинг исәбенә кече һәм урта бизнесны яклау мөмкинлеген арттырды.
Факторинг эшмәкәрләргә клиент белән поставка килешүе күрсәтү белән финанслар алу мөмкинлеген бирә. Хезмәт поставка ясалып, түләү билгеле бер срокка күчерү планлаштырылган производствода акча җитмәү проблемасын хәл итә. Финанслар эшчәнлегенең нинди төрдә булуына карамастан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына да, шәхси эшмәкәрләргә дә, юридик затларга да бирелә ала. Хезмәт аеруча сәүдә челтәрләре поставщиклары өчен актуаль булачак.
Финанслар алу өчен документлар исемлеген генә әзерләргә кирәк, аны теләсә-кайсы эшмәкәр кыска срокларда үзе дә җыя ала. Факторингның Фонд белән килешүе буенча эшмәкәр аена 1 процент ставкасы белән 180 көнгә кадәр срокка 50 миллион сумга кадәр ала ала.
«Республика базарында факторинг үзе яңа хезмәт булмаса да, эшмәкәрләр ставкасы түбән булганга күрә Фонд факторингына игътибар итәргә тиешләр, һәм иң мөһиме финанслауларның минималь лимиты юк. Әлеге хезмәт товар җитештерүчеләргә челтәргә чыгарга тагын бер мөмкинлек булып тора», - диде Фонд директоры Андрей Афонин, яңа хезмәт барлыкка килүдән эшмәкәрлек берлекләренә килгән файданы аңлатып.
Контактлары: «Эшмәкәрлекне яклау Фондының Факторинг компаниясе» ЧҖҖ
Адресы: 420021, ТР, Казан шәһәре, Московская ур., 55нче йорт
e-mail: factoring@fpprt.ru, тел. (843) 5-146-200