МФЦ дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткән өчен түләү алу хокукын алачак

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге буенча комиссиясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә түләү тәртибен камилләштерүгә бәйле рәвештә   «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын хуплады.

Хәзерге вакытта дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткән өчен түләүләр банклар бүлекләрендә,  банкоматларда һәм шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәкләрендә (МФЦ)  куелган түләү терминалларында кабул ителә. Шул ук вакытта кайбер урыннарда, бигрәк тә кеше аз яши торган торак пунктларда бүлекләр ачу яисә кредит оешмалары банкоматлары урнаштыруның икътисади яктан файдасы юк.

Закон проекты белән МФЦларга федераль законнарда каралган  очракларда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткән өчен гариза бирүчеләрдән түләү алу вәкаләтләре бирүне карау тәкъдим ителә. Бу физик затларның һәм оешмаларның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өчен МФЦлар аша түләве МФЦлардан ерак урнашкан кредит оешмалары территориаль ераклыгы проблемасын хәл итәргә, бюджет системасы табышлары белән идарә итүне  яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Проект Россия Минфины тарафыннан бюджет системасы табышлары белән идарә итүне яхшырту һәм табышлар буенча дебитор бурыч белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттыру кысасында эшләнә һәм Хөкүмәт утырышында каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International