Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешен уртача ашыгыч фаразлауны булдыру кысасында Казанда, Яр Чаллыда, Алабугада, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Чистайда муниципалитетлар, республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстанстат, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре катнашында 14еннән 22 июньгә кадәр ведомствоара эш төркеменең берничә утырышын уздырды.
Утырышлар барышында эш төркеме әйдәп баручы предприятиеләрнең производство-хуҗалык эшчәнлеген фаразлау күрсәткечләрен һәм республика муниципаль районнарының социаль-икътисади үсешен фаразлауларны карады. Уртача ашыгыч перспективага планнар каралды.
Республика бюджеты проекты 2018-2020 елларда Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешен фаразлауларның төп параметрлары предприятиеләр һәм муниципаль берәмлекләр биргән фаразлау күрсәткечләрен исәпкә алып төзеләчәк.