Бүген Екатеринбургта "Россия шәһәрләре 2030: мөмкинлекләр борылышы" россиякүләм форумы кысаларында шәһәрләрнең стратегияләре конкурсының финалы узды, аның йомгаклары буенча 1 нче урынны Казан белән Томск бүлеште.
23 октябрьдә "Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: тормышка ашыру кораллары һәм ресурслары" ХVI россиякүләм форумы кысаларында Казан каласы Томск, Волгоград һәм Пермь белән бергә шәһәрләр стратегияләре конкурсы финалына чыкты.
"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә экспортка документлар тапшыру тәртибенең гадиләштерелүе турында хәбәр итә.
Россиянең Юстиция министрлыгы Россия Банкы тарафыннан 2017 елның 16 августында чыгарылган 181-и номерлы күрсәтмәне теркәүгә алды.
Бүген Казанда булып узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының икътисад министры Артем Здунов һәм Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов "Тикшерелгән бизнес" мәгълъмати интернет-ресурс проектын башлап җибәрү турында игълан иттеләр. Проект эшкуарлар өчен булдырыла һәм бизнеска карата тикшерүләрне узу буенча гади һәм аңлаешлы рәвештәге гамәли киңәшләрне үз эченә ала.
Дүшәмбе көнне Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация (КУЭ корпорациясе) кече һәм урта эшкуарлык субъектларының иң зур заказчыларның сатып алуларына үтеп керүе механизмнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча конференция уздырды, анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Форумның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры, Татарстан Республикасы Машина төзү кластеры һәм Яр Чаллы ш. Башкарма комитеты ярдәмендә Татарстан Республикасының Кама кластер үсеше үзәге чыгыш ясый. Чараның генераль партнеры – KUKA Robotics компаниясе.
28 ноябрьдә Россиядә өченче мәртәбә #ЩедрыйВторник акциясе – бөтендөнья хәйриячелек көне узачак, аның төп максаты хәйриячелек мәдәниятен үстерүдән гыйбарәт.
Беренче #ЩедрыйВторник Россиядә 2016 елның 29 ноябрендә узды. Анда 900дән артык оешма (коммерциягә карамаган оешмалар, бизнес, дәүләти һәм муниципаль структуралар, ММЧ редакцияләре, театр коллективлары һәм музейлар һ.б.) катнашты.
Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән инициативага Россия төбәкләре дә кушылды. Нәтиҗәдә илебезнең 124 торак пунктында Калининградтан алып Камчаткага кадәр 1500 артык хәйрия чарасы узды, ә ММЧда 2000 артык мәкалә басылып чыкты.
Казанда 13-14 ноябрьдә Халыкара мәгълүмат үзәгендә Универсиада Авылы территориясендә Дәүләти-хосусый партнерлык буенча I Идел буе федераль округы форумы узды. Чара Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ДХП Милли Үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды.
Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Динар Шакиров белән Анастасия Чертопятова "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" IV республика конкурсында җиңеп чыкты.
"Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" республика конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының 12 дәүләт хезмәткәре җиңүче дип танылды, алар арасыннан 2 хезмәткәр – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан.
2017 елның 10 ноябреннән башлап Казан шәһәрендә "Татарстан Республикасында КФҮ" дәүләт бюджет учреждениесенең Көньяк филиалына өстәмә офис – Хезмәтләр күрсәтү үзәге эшли, ул Саклык банкы бүлеге бинасында урнашкан, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Җиңү Пр., 62/4 й.
Хезмәтләр күрсәтү үзәгендә физик һәм юридик затларга "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.
КФҮ хезмәтләр алганда мөрәҗәгать итүчеләр кирәкле түләүләрне һәм дәүләт пошлинасын түли ала, хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен хезмәтләр порталыннан файдаланырга мөмкин. Саклык банкындагы КФҮ офисында мөрәҗәгать итүчеләр белән эшләү өчен 4 тәрәзә эшләтү күздә тотыла.
КФҮ офисының эш режимы: дүшәмбедән җомгага кадәр: 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе – ял. Әлеге офис эше турында тулырак мәгълүматларны КФҮ сайтыннан алырга була: http://mfc16.tatarstan.ru.