#ЩедрыйВторник россиякүләм акциясе

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

28 ноябрьдә Россиядә өченче мәртәбә #ЩедрыйВторник акциясе – бөтендөнья хәйриячелек көне узачак, аның төп максаты хәйриячелек мәдәниятен үстерүдән гыйбарәт. 

Беренче #ЩедрыйВторник Россиядә 2016 елның 29 ноябрендә узды. Анда 900дән артык оешма (коммерциягә карамаган оешмалар, бизнес, дәүләти һәм муниципаль структуралар, ММЧ редакцияләре, театр коллективлары һәм музейлар һ.б.) катнашты.
 Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән инициативага Россия төбәкләре дә кушылды. Нәтиҗәдә илебезнең 124 торак пунктында Калининградтан алып Камчаткага кадәр 1500 артык хәйрия чарасы узды, ә ММЧда 2000 артык мәкалә басылып чыкты. 

#ЩедрыйВторник акциясендә компанияләр, коммерциягә карамаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, ММЧ редакцияләре бушлай һәм ирекле рәвештә катнаша ала.

Чара идеяләрен "Идеяләр һәм Кораллар" бүлегендә табарга була: http://www.givingtuesday.ru/ideas-tools.

#ЩедрыйВторник командасы белән элемтәгә керү өчен: givingtuesday@cafrussia.ru, 8(495) 792 59 29.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International