Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Динар Шакиров белән Анастасия Чертопятова "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" IV республика конкурсында җиңеп чыкты.
"Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" республика конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының 12 дәүләт хезмәткәре җиңүче дип танылды, алар арасыннан 2 хезмәткәр – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан.
Динар Шакиров, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Эшкуарлыкны үстерү департаментының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм институтларын үстерү бүлеге башлыгы, "Тармакара идарә" номинациясендә җиңүче булды.
Анастасия Чертопятова, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының макроикътисадый фараз бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, "Икътисадның реаль секторы белән идарә итү" номинациясендә җиңде.
Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы нигезендә алар истәлекле дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Министрлык коллективы җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итә һәм эшләрендә алга таба уңышлар тели!