Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы "Тикшерелгән бизнес" проектын башлап җибәрү турында игълан итте

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген Казанда булып узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының икътисад министры Артем Здунов һәм Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов "Тикшерелгән бизнес" мәгълъмати интернет-ресурс проектын башлап җибәрү турында игълан иттеләр. Проект эшкуарлар өчен булдырыла һәм бизнеска карата тикшерүләрне узу буенча гади һәм аңлаешлы рәвештәге гамәли киңәшләрне үз эченә ала.

"Тикшерелгән бизнес" интернет-ресурсы 2018 елның гыйнварында барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта аны тулыландыру буенча мәнфәгатьле барлык яклардан: эшкуарлардан, журналистлардан, җәмәгатьчеләрдән, күзәтчелек органнары вәкилләреннән тәкъдимнәр җыела. Тәкъдимнәр http://provbiz.ru/ сайтындагы махсус форма аша алына.

Provbiz.ru сайты аша махсус форумнан алынган иң яхшы тәкъдимнәр эшкуарларның "Алтын йөзлек. Ел эшкуары-2017" конкурсындагы махсус номинацияләр кысасында билгеләп үтеләчәк, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан ел саен уздырыла торган журналистлар конкурсы кысасында да игътибарга алыначак.

Барлык сораулар белән Татарстан Республикасы Икътисад министрылыгының матбугат хезмәтенә (843) 524-90-29 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International