Россия Федерациясенең шәһәрләр стратегияләре конкурсы финалы

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

23 октябрьдә "Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: тормышка ашыру кораллары һәм ресурслары" ХVI россиякүләм форумы кысаларында Казан каласы Томск, Волгоград һәм Пермь белән бергә шәһәрләр стратегияләре конкурсы финалына чыкты.

Конкурс финалы 16 ноябрьдә "Россия шәһәрләре 2030: мөмкинлекләр борылышы" россиякүләм стратегик үсеш форумын уздыру кысаларында Екатеринбург шәһәрендә булачак.

Шәһәрләр стратегияләре конкурсы "Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында" 2014 елның 28 июнендәге 172-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен куллануны камилләштерү, муниципаль дәрәҗәдә стратегик планлаштыру тәҗрибәсен тарату, шәһәр округы дәрәҗәсендә новацияләр һәм социаль-икътисадый мәсьәләләргә нәтиҗәле чишелешләр ачыклау максатында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International