"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә экспортка документлар тапшыру тәртибенең гадиләштерелүе турында хәбәр итә.
Россиянең Юстиция министрлыгы Россия Банкы тарафыннан 2017 елның 16 августында чыгарылган 181-и номерлы күрсәтмәне теркәүгә алды.
Төп яңалык шунда ки: резидентлар валюта операцияләрен башкарганда алыш-биреш паспортын рәсмиләштерү бурычыннан азат ителә.
Күрсәтмәдә берникадәр үзгәрешләр бар, алар, җыеп алганда, валюта контроле өлкәсендә таләпләрне үтәүгә бәйле рәвештә эшкуарларга булган административ басымны шактый киметә.