Казанда 13-14 ноябрьдә Халыкара мәгълүмат үзәгендә Универсиада Авылы территориясендә Дәүләти-хосусый партнерлык буенча I Идел буе федераль округы форумы узды. Чара Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ДХП Милли Үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды.
Форумның әһәмиятле мәсьәләләре арасында – проект алды финанславында яңа механизмнар, ДХП проектларын әзерләүдә илкүләм һәм төбәкнең үсеш институтларының роле.
13 ноябрьдә Форум кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча актуаль темалар турында сүз булды: санлы икътисадта дәүләти-хосусый партнерлык, Идел буе федераль округында ДХП буенча иң яхшы тәҗрибәләр һәм перспективалы проектлар, ДХП өлкәсендә яңа чакыруларга җаваплар эзләү – "инфраструктура ипотекасы"на страт бирү уңаеннан.