Бүген Екатеринбургта "Россия шәһәрләре 2030: мөмкинлекләр борылышы" россиякүләм форумы кысаларында шәһәрләрнең стратегияләре конкурсының финалы узды, аның йомгаклары буенча 1 нче урынны Казан белән Томск бүлеште.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елгы шәһәрләр стратегияләре конкурсы "Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында" 2014 елның 28 июнендәге 172-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен куллануны камилләштерү, муниципаль дәрәҗәдә стратегик планлаштыру тәҗрибәсен тарату, шәһәр округы дәрәҗәсендә новацияләр һәм социаль-икътисадый мәсьәләләргә нәтиҗәле чишелешләрне ачыклау максатында уздырыла.