Хөрмәтле икътисадчылар һәм икътисад эшчәнлегенә турыдан-туры катнашы булган белгечләр!
Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез – Икътисадчы көне белән котлыйм.
Бу бәйрәм илебездә инде икенче ел рәттән билгеләп үтелә, ватан икътисадын прогрессив һәм планлы рәвештә үстерүне тәэмин итүгә тырыш һәм җаваплы хезмәте белән зур өлеш кертүче кешеләрне хөрмәтләү – бик яхшы гореф-гадәт ул.
Балансланган икътисад – төбәкнең чәчәк ату нигезе, ә сезнең эшчәнлек шушы тигезлеккә ирешү өчен хезмәт итә.
Мин ышанам, Сезнең хезмәт көндәшлеккә сәләтле булуны ныгытуга, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм төбәкнең инвестиция ягыннан кызыклы булуын арттыруга һәрчак ярдәм итәчәк.
Сезгә эшегездә яңадан-яңа үрләр яулауны, идеяләрне һәм проектларны уңышлы гына тормышка ашыруны, сәламәтлек, бәхет һәм гаилә бәхете теләп калам!
Заявкалар Мәскәү вакыты белән 2017 елның 10 ноябреннән иртәнге 10:00 сәгатьтән 2017 елның 25 декабренең иртәнге 10:00 сәгатенә кадәр кабул ителә.
Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен узган һәм инновацияле продукция булдыруны яисә җитештерүне җәелдерергә планлаштыручы кече инновация предприятиеләренә бюджетка карамаган акча белән 100% дәрәҗәсендә өстәмә финанслану шарты белән 15 миллион сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтү.
Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарында проект эшчәнлеген оештыру кысаларында 10-11 ноябрьдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты тарафыннан, РАНХиГС Проект менеджменты үзәге белән берлектә, "Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнарында өстенлекле проектларны тормышка ашыру һәм проектлар белән идарә итүне үстерү" эксперт семинары үткәрелә.
"Төбәкнең башкарма хакимият органнарында проектлар белән идарә итүне үстерү" панель дискуссиясендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.
Семинар кысаларында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү" өстенлекле проектын тормышка ашыру өчен алты "пилот" төбәге арасыннан берсе буларак сайлап алынган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә эшчәнлек башкару турында килешү төзүгә заявкалар карау буенча республика комиссиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
Комиссия утырышында "Техника-Агро" ҖЧҖнең "Авыл хуҗалыгы тагылма техникасын җитештерүне оештыру" инвестиция проектын тормышка ашыру буенча заявкасы хупланды.
Якын киләчәктә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты һәм "Техника-Агро" компаниясе арасында социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясендә эшчәнлек башкару турында Килешү төзеләчәк. Килешү төзелгәннән соң Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы "Техника-Агро" ҖЧҖ Россиянең социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләре резидентлары реестрына кертү өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгына мәгълүмат юллаячак.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге буенча комиссиясе "Россия Федерациясендә дәүләти һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) турында" федераль закон проектын хуплады.
Тулаем алганда, федераль закон проекты дәүләти һәм муниципаль контрольлек өлкәсен, аның нәтиҗәлелеген һәм файдалылыгын артыру, гражданнарның һәм оешмаларның эшчәнлегенә артык тыкшынуны киметү юлы белән, комплекслы рәвештә системалы үзгәртеп коруга юнәлдерелгән һәм түбәндәгеләрне күздә тота:
– контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә карата гамәлдәге куркыныч-юнәлеш алган институт алымын үстерү;
– контроль-күзәтчелек эшчәнлеген уздырганда гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын гарантияләүдә җәелдерелгән система куллану;
– федераль, төбәк контроль (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль төрләренең тулы исемлеген беркетү.
2017 елның 30 октябрендәге 308-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законның 27 статьясына үзгәрешләр кертелде, алар хезмәт мөнәсәбәтләрен һәм аларга турыдан-туры бәйле булган бүтән мөнәсәбәтләрне җайга салуның аерым мәсьәләләре буенча СССР һәм РСФСР башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларында билгеләнгән таләпләрне тикшерү буенча билгеләнгән тыюны гамәлдән чыгаруны күздә тота.
Элегрәк 2016 елның 3 июлендәге 277-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законга СССР һәм РСФСР башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларында билгеләнгән таләпләрне тикшерүгә тыю билгели торган үзгәрешләр кертелгән иде.
Казан федераль университетында "Социаль хезмәтләрне җиткерүчеләр реестрында торучы СЮ ККОның дәүләти һәм муниципаль хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүдә һәм социаль хезмәтләр күрсәтүдә тәҗрибәсе" темасына Татарстанның социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларының (СЮ ККО) иң яхшы тәҗрибәләре буенча семинар булып узды. Семинар 60 артык коммерциягә карамаган оешма вәкилен, социаль эшкуарларны, ресурс үзәкләре, ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Дәүләт Советы, муниципаль районнар вәкилләрен туплады.
Анда төп доклад белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкәнең инновацияләр үзәге (СӨИҮ) җитәкчесе Антон Дыганов чыгыш ясады.
Чыгышлар тәмамланганнан соң семинар эше дискуссияләр мәйданчыгы рәвешендә дәвам итте, анда, шул исәптән, анкета сорауларына җавап алу нәтиҗәләре әйтелде. Мисал өчен, СЮ ККО очрый торган проблемаларның берсе – ул ММЧ ягыннан алар эшчәнлегенә теләктәшлек дәрәҗәсенең түбән булуы.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: 2017 елның 13-16 ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә Җитештерүчәнлек лидерларының II Россия конгрессы (алга таба – Конгресс) уздырылачак.
Конгресс (элек Россия Линн-форумы – 2006-2015 елларда) хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм җитештерү системаларын җәелдерү буенча иң яхшы идарә тәҗрибәләре буенча тәҗрибә уртаклашуның әйдәп баручы мәйданчыгы булып тора. Конгресс программасында "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру: иң яхшы идарә тәҗрибәләре" пленар утырышы, семинарлар, сессияләр, тренинглар, мастер-класслар, шулай ук Хезмәт җитештерүчәнлеге лидерлары конкурсының (алга таба – Конкурс) ярышлар программасы планлаштырылган, ул 2011 елдан башлап үткәрелә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча иң яхшы идарә тәҗрибәләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Конгрессны оештыручы – "Лиин-форум. Сакчыл җитештерү профессионаллары" төбәкара иҗтимагый хәрәкәте (т. 8 800 2000 915, profi@leanforum.ru, www.leanforum.ru).
Бүген Казан шәһәренең Мәскәү районында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында "Минем документлар" (КФҮ) яңа хезмәтләр күрсәтү үзәген ачу тантанасы булды. Офис түбәндәге адреста урнашкан: Казан ш., Коләхмәтов ур., 25 й., 1 корп.
КФҮ Мәскәү филиалы "бер тәрәзә" принцибы буенча мөрәҗәгать итүчеләргә дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтәчәк.
КФҮ офисында мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү өчен 23 тәрәзә каралган.
КФҮ Мәскәү филиалының эш режимы: дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә, якшәмбе – 8.00 сәгатьтән 17.00 кадәр, сишәмбе – 8.00 сәгатьтән 20.00 кадәр, пәнҗешәмбе – 8.00 сәгатьтән 19.00 кадәр, җомга – 7.00 сәгатьтән 16.00 кадәр.
КФҮ http://mfc16.tatarstan.ru сайтында әлеге филиал эше турында тулырак мәгълүматлар белән танышырга һәм КФҮ универсаль белгеченә алдан язылырга мөмкин.
"Изоляцияле труба заводы" АҖ компаниясе Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләр) территорияләрендә төзелә торган Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләр резидентлары реестрына кертелде һәм социаль-икътисадый үсеше алдан баручы "Яр Чаллы" территориясенең 15 нче резидентына әверелде. Федераль законнар нигезендә аталган реестрга язу кертелгән датадан башлап юридик зат социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территория резиденты булып таныла.
"Изоляцияле труба заводы" АҖ "Елына 72 000 тонналык куәт белән корыч трубалар җитештерүнең энергия ягыннан нәтиҗәле автоматлаштырылган технологияләрен эшләү һәм елына 46 000 тоналлык куәт белән корыч трубаларга ышанычлылыгы арттырылган яклагыч каплама каплау" инвестиция проектын тормышка ашыра.