Контроль һәм исәпкә алу процедураларын ничек итеп гадиләштерергә, ә чыгарыла торган продукциянең сыйфатын күтәрергә? Авыр хәлләргә тарыганда кайсы методны куллану яхшырак? Уен процессы бизнесны үстерүгә ничек йогынты ясый ала? Бүген Эшкуарлар йортында 60 тан артык бизнесмен һәм студент-икътисадчы әлеге һәм башка сорауларга җавап ишетте. Биредә берьюлы ике белем бирү семинары оештырылды: "Бизнес-процессларны автоматлаштыру аша проектларның икътисадый нәтиҗәлелеге", "b2b өлкәсендә сату инструменты буларак геймификация".
Яз һәм Хезмәт көнен һәм Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан күпфункцияле үзәкләр ("Минем документларым" офислары) үзгәртелгән режимда эшләячәк. 30 апрель һәм 8 май көннәрендә КФҮ филиалларында эш көне 1 сәгатькә кыскартыла. 2 май көнне Казандагы Мәскәү, Яңа Савин, Зареченск, Идел буе филиаллары, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт филиаллары халыкны кабул итә. 1 һәм 9 май көннәрендә - күпфункцияле үзәкләр эшләми, калган көннәрдә гадәти режимда эш алып барачаклар. Әлеге үзәкләргә баруны планлаштырганда, сезгә җиткерелгән шушы мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.
Бу көннәрдә Мәскәүдә министрлыклар, ведомстволар, контроль органнары вәкилләре һәм заказчылар өчен дәүләт, муниципаль һәм корпоратив сатып алулар өлкәсендә эре федераль чараларның берсе - XIV Бөтенроссия «ДӘҮЛӘТ ЗАКАЗЫ» форум-күргәзмәсе үткәрелә. "Контракт системасын цифрлаштыру: тәҗрибә һәм перспективалар" һәм "Социаль учреждениеләрдә туклану продуктларын сатып алу проблемасын чишәбез" дип аталган көндәшлекле секцияләр эшендә "Татарстан Республикасы Дәүләт заказлары агентлыгы" АО ("ТРДЗА" АО) генераль директоры Яков Геллер катнаша.
Хәзерге вакытта Татарстанның Икътисад министрлыгы делегациясе Төркиядә. Министр Фәрит Габделганиев бүген гарантия фондында булачак. Министрның беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин җитәкчелегендәге төркем Kosgeb программасы буенча ике көнлек укуларда катнаша.
Хөрмәтле эшкуарлар! Эшкуарлык юнәлешләренә бәяләүне өйрәнү һәм үз эшеңне ачканда проблемалы зоналарны ачыклау өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы аноним сораштырулар үткәрелә.
31 майда Тышкы икътисадый банк һәм НТВ Телекомпаниясенең "Миллионлык идея" дип аталган уртак проектында катнашу өчен гаризалар җыю тәмамлана. Әлеге бөтенроссия агарту телевизион һәм интернет-проекты инноватор эшкуар образын популярлаштырырга, халык аудиториясенә заманча технологияләр һәм аларның тормыштагы роле турында сөйләргә, Россия төбәкләрендәге яшьләрнең инновацион потенциалын ачарга, һәм шулай ук яшь белгечләрендә һәм актив тормыш позициясенә ия кешеләрдә үз эшләрен башларга теләк уятырга тиеш.
2018 елның 23 апрелендәге 94-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законга тиешле үзгәрешләр кертелде.
ТР Министрлар Кабинетының 2018 елның 16 апрелендәге 897-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын алуга түбәндәге номинацияләр буенча республика конкурсы уздырыла:
Татарстан Республикасында 2018 елның I кварталы йомгаклары буенча нефть-газ химиясе комплексында продукция җитештерү күләме узган елгы дәрәҗәдә сакланып калган. Нефть продуктлары җитештерү индексы - 105,8%ны, резина эшләнмәләрнеке 115,4%ны тәшкил иткән. Нефть табу, химия продукцияләре һәм пластмасса эшләнмәләре җитештерү кимегән. Бу турыда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.
Цифрлы икътисад өлкәсендә гаять зур сандагы проектларның гамәлгә ашырылуы, мәгълүмати технологияләр сферасында предприятиеләрнең артуы, халыкның компьютер белеме күтәрелүе. Республикада цифрлы икътисадны үзгәртеп кору буенча әлеге һәм башка тәкъдимнәр бүген Казан дәүләт энергетика университеты бинасында яңгырады.