Яз һәм Хезмәт көнен һәм Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан күпфункцияле үзәкләр ("Минем документларым" офислары) үзгәртелгән режимда эшләячәк. 30 апрель һәм 8 май көннәрендә КФҮ филиалларында эш көне 1 сәгатькә кыскартыла. 2 май көнне Казандагы Мәскәү, Яңа Савин, Зареченск, Идел буе филиаллары, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт филиаллары халыкны кабул итә. 1 һәм 9 май көннәрендә - күпфункцияле үзәкләр эшләми, калган көннәрдә гадәти режимда эш алып барачаклар. Әлеге үзәкләргә баруны планлаштырганда, сезгә җиткерелгән шушы мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.
КФҮләрнең ("Минем документларым" офисларының) эш графигы белән, һәм шулай ук алар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта: http://mfc16.tatarstan.ru/.
ТР ИМ матбугат хезмәте