Кама Тамагы районы 2018 елның беренче кварталы йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше рейтингында 10 урынга югарырак менде. Статистиканы Татарстан Икътисад министрлыгы әзерләде. Ютазы районы 7 урынга менде. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимүгә, кулланылышка кертелгән торак йортларның гомуми мәйданы артуга, салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсеш темпына бәйле.
Shandong Baikal Group Кытай компаниясе буялган рулонлы корыч җитештерүне булдыруга 429 млн сум сарыф итәчәк. Проектны җомга көнне "Түбән Кама" социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территориядә (СИҮАБТ) эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешү төзүгә гаризалар карау буенча хөкүмәт комиссиясе хуплады. Проектны "Камасталь" ҖЧҖ гамәлгә ашыра, ул рулонлы корычны буяу һәм аңа полимер өслек салу, шулай ук әзер эшләнмәләр чыгару заводын төзиячәк.
Татарстан эшкуарлары XV Кытай халыкара кече һәм урта эшкуарлык күргәзмәсендә – CISMEF 2018 – катнашырга чакырыла. Чара 2018 елның 10 – 13 октябрендә Гуанчжоу шәһәрендә узачак. Эшмәкәрләр үз продукцияләрен күргәзмәнең түбәндәге тармак профильләрендә тәкъдим итә алалар:
213 экспортер 2015 елда, 251 - 2016 елда һәм 645 – 2017 елда. Бүген Эшкуар йортында экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы кече һәм урта бизнес вәкилләре турында сөйләделәр. Брифингта журналистлар алдында ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин чыгыш ясады.
Кече һәм урта бизнеска ярдәм эшмәкәрлекнең усеше турында Казанда сөйләштеләр
Казанда кластер компанияләре җитәкчәләре очрашты
Бизнесны күргәзмәләрдә катнашуга әзерләү, халыкара бизнес-миссияләрне нәтиҗәле итеп оештыру ысуллары һәм төбәкләрдә экспортны популярлаштыру. Бүген Казанда экспортёрлар белән эшләү мәсьәләләренә багышланган берничә түгәрәк өстәл узды. Белем бирү чарасында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 100гә якын белгеч катнашты. Алар арасында "ЭПҮнең тәҗрибәлеләре" - кече һәм урта бизнесны чит ил базарларына уңышлы алып чыкканнар, һәм "яңалары" - элеге эшчәнлеккә яңа гына керешкәннәр.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Төркиянең Кече һәм урта бизнесны үстерү һәм ярдәм итү идарәсе үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ Әнкарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиевнең Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашуы кысаларында имзаланды.
Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Төркиядә "Гебзе" оештырылган сәнәгать зонасы (GOSB) идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән очрашты. Очрашу вакытында яклар алга таба хезмәттәшлек итү перспективаларын тикшерделәр.
Хөрмәтле галимнәр, уйлап табучылар, инноваторлар һәм рационализаторлар!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара интеллектуаль милек көне белән тәбрик итәм!