Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2018 елның I кварталы йомгаклары буенча нефть-газ химиясе комплексында продукция җитештерү күләме узган елгы дәрәҗәдә сакланып калган. Нефть продуктлары җитештерү индексы - 105,8%ны, резина эшләнмәләрнеке 115,4%ны тәшкил иткән. Нефть табу, химия продукцияләре һәм пластмасса эшләнмәләре җитештерү кимегән. Бу турыда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.

Алга таба Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, база предприятиеләрендә җитештерү күләмнәре 2,3%ка арткан. "Татнефть"нең шиннар җитештерү комплексы, "ТАИФ-НК" һәм "Карпов ис. химия заводы" иң югары үсеш темплары күрсәткән.

Нефть-газ химиясе комплексының югары экспорт юнәлешлелеге сакланып калган. База предприятиеләрендә җитештерелгән күләмнәрнең яртысыннан артыгы чит илләргә чыгарылган. Соңгы кулланыш продукцияләрен - мотор ягулыгын, көнкүреш химиясен, резина шин һәм җиңсәләрне, карбамид, полимер табак һәм пленкаларны, төрү материалларын  экспортлау күләмнәре арткан. "Казан Органик синтез" ГАҖ һәм "Аммоний" комплексы табышында тышкы базарларга сату өлешенең кимүе күзәтелә.

Пластмасса эшләнмәләре, киресенчә, чит илгә чыгарылмый диярлек. Татарстанга Россия кече предприятиеләре продукциясе экспортының 1%тан кимрәге туры килә. Төп чикләүләр арасында Рафинат Яруллин тышкы базарларда көндәшлекнең югарылыгын, сертификатлаштыруның зарурлыгын, зур транспорт йөкләнешен атады.

Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексының агымдагы елның I кварталында республика бюджетына түләмнәре 3%ка кимегән. Шуның белән бергә, "Татнефть" Төркеме компанияләре, "Казан Органик синтез", "Карпов ис. химия заводы" һәм "Химград" технополисы резидентлары буенча салым түләмнәренең артуы билгеләп үтелде. НГХК предприятиеләре барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга 82 млрд сум акча күчергән.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International