2018 елның 23 апрелендәге 94-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законга тиешле үзгәрешләр кертелде.
Юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан әлеге төр эшләрне башлап җибәрү турында дәүләт контролен (күзәтчелеген) башкарырга вәкаләтле органга хәбәр ителергә тиешле эшкуарлык төрләренә монтажлау, демонтажлау, эксплуатацияләү кертелә, шул исәптән лифтларны, инвалидлар өчен күтәргеч платформаларны, пассажирлар конвейерларын (хәрәкәт итүче җәяүле юлларын), эскалаторларны (метрополитендагы эскалаторлардан тыш).
Хәбәр итү тәртибен кертү югарыда аталган эшчәнлекләрне алып бара торган оешмаларны исәпкә алырга һәм аларга карата планлаштырылган контроль чараларын үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу, үз чиратында, мондый объектларда аварияләр санын кыскартырга ярдәм итәчәк.
Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, әлеге эшчәнлекне алып баручы затларга закон үз көченә кергәннән соң алты ай дәвамында Таможня берлегенең "Лифтларның куркынычсызлыгы" һәм "Машина һәм җайланмаларның куркынычсызлыгы" дип аталган техник регламент таләпләренең үтәлешенә дәүләт контролен (күзәтчелеген) башкарырга вәкаләтле башкарма хакимиятнең федераль органына мондый төр эшчәнлекнең гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итү бурычы йөкләнә. Эшчәнлек төренә бәйле рәвештә Ростехнадзор, Роспотребнадзор, Ростехуправление хакимиятнең вәкаләтле органы була ала. РФ Хөкүмәтенең "Таможня берлегенең техник регламенты таләпләренең үтәлешенә дәүләт контролен (күзәтчелеген) тәэмин итү буенча Россия Федерациясенең вәкаләтле органнары турында" 2013 елның 13 маендагы 407нче Карарында төгәлрәк ситуацияләр билгеләнгән.
Федераль закон 2018 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк.
Федераль закон тексты белән хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында танышырга мөмкин: http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001201804230044