Геймификация һәм автоматлаштыру Бүген Казанда бизнес-проектларның нәтиҗәлелеген күтәрү методлары турында сөйләштеләр

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Контроль һәм исәпкә алу процедураларын ничек итеп гадиләштерергә, ә чыгарыла торган продукциянең сыйфатын күтәрергә? Авыр хәлләргә тарыганда кайсы методны куллану яхшырак? Уен процессы бизнесны үстерүгә ничек йогынты ясый ала? Бүген Эшкуарлар йортында  60 тан артык бизнесмен һәм студент-икътисадчы әлеге һәм башка сорауларга җавап ишетте. Биредә берьюлы ике белем бирү семинары оештырылды: "Бизнес-процессларны автоматлаштыру аша проектларның икътисадый нәтиҗәлелеге", "b2b өлкәсендә сату инструменты буларак геймификация".

Әлеге сорауларны хәл итү тәҗрибәсе һәм уңыш серләре белән әйдәп баручы спикерлар: e-MoneyNews мәгълүмати-консалтинг проектының үсеш буенча директоры Вячеслав Федоров һәм e-MoneyNews белем бирү-консалтинг үзәгенең генераль директоры  Наталья Немченко уртаклашты. Вячеслав Фёдоров бизнес-проектларның нәтиҗәлелеген күтәрүдә бер метод буларак процессларны автоматлаштыруны, атап әйткәндә, роботлаштыруны билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бирелгән операцияләрне башкару өчен кулланыла торган технология (анализ, исәпкә алу, мәгълүматны эшкәртү) чыгымнарны кыскартырга, эшнең сыйфатын күтәрергә, күләмен арттырырга мөмкинлек бирә.  Әлеге методны үзләренең эшләрендә Татарстан эшкуарлары да куллана. Семинарда катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый сораулар эшкуарлык эшчәнлеген алып барганда туган һәм уңышлы хәл ителеп килгән, ләкин коллегаларның тәҗрибәсе һәрвакыт файдалы һәм кызыклы.

Икенче семинарның темасы -  геймификация - күп кенә тыңлаучылар өчен өр-яңа булып чыкты. Эшкуарларның сүзләренә караганда, әлеге методны кулланып карау тәҗрибәсе әле булмаган. Наталья Немченко аңлатып үткәнчә, геймификация бизнеста бик сирәк кулланыла. "Ул авыр, чишлеш юллары күренмәгән, гадәти каналлар эшләмәгән хәлләрдән чыгу ысулы булып тора. Мондый очракларда уен процессы форматы кушыла", - дип сөйләде тренер. Семинар кысаларында спикер мондый очракларда игътибарны нәрсәгә юнәлтергә, нинди хаталарны ясамаска, стартка кадәр нәтиҗәлелекне ничек бәяләргә кирәклеге турында сөйләде, һәм шулай ук уен ысулы аша аудиторияне ничек җәлеп итү һәм тотып тору буенча шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты.

 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International