Татарстанның цифрлы икътисады: иртәгә ул нинди булыр? Бүген Казанда киләчәкнең мәгълүмати технологияләре турында сөйләделәр

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Цифрлы икътисад өлкәсендә гаять зур сандагы проектларның гамәлгә ашырылуы, мәгълүмати технологияләр сферасында предприятиеләрнең артуы, халыкның компьютер белеме күтәрелүе. Республикада цифрлы икътисадны үзгәртеп кору буенча әлеге һәм башка тәкъдимнәр  бүген Казан дәүләт энергетика университеты бинасында яңгырады. Казанда "Икътисадны цифрлы үзгәртеп кору - Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге Стратегиясенең өстенлекле юнәлешләренең берсе" дип аталган стратегик сессия үтте. Чараны оештыручы - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.

Сессиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән икътисад министры урынбасары Олег Пелевин мөрәҗәгать итте. Ул җитештерүгә мәгълүмати технологияләрне кертү икътисадны үстерүгә гаять зур йогынты ясавын билгеләп үтте. «Бу җитештерүчәнлеккә, продукциянең үзкыйммәтенә, аның бәясенә һәм, нәтиҗә буларак, көндәшлеккә сәләтлелеккә уңай тәэсир итә. Безнең өчен әлеге карарларга көндәшләребездән соңга калып килмәү мөһим», - дип билгеләп үтте Олег Пелевин. Цифрлы икътисадны үзгәртеп кору максатында «Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеше Стратегиясе»нә үзгәртмәләр кертеләчәк. Әлеге мәсьәлә буенча тәкъдимнәр бүген 4 төркем эше кысаларында яңгырады:

Икътисадны цифрлы үзгәртеп өчен шартлар тудыру: гамәлгә ашыру этаплары, максатчан күрсәткечләр һәм цифрлы икътисад үсешеннән көтелгән нәтиҗәләр;

Икътисадны цифрлы үзгәртеп өчен шартлар тудыру: норматив-хокукый көйләү (закон чыгару аспекты);

Икътисадны цифрлы үзгәртеп өчен шартлар тудыру: үсеш драйверлары;

Икътисадны цифрлы үзгәртеп өчен шартлар тудыру: кеше капиталы.

Үзгәртмәләр кертү идеяләре бүген шулай ук  IT-паркта да яңгырады. "Безнең Татарстан" Республика яшьләр форумы кысаларында "Кадрлар резервы" республика проекты финалында катнашучылар да үз тәкъдимнәре турында сөйләделәр.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International