ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Эшкуарларга үзләренең проектларын халыкара базарга ничек чыгарырга, тендерларда һәм аукционнарда ничек катнашырга, әзер бизнесны ничек сатарга һәм сатып алырга? Бу хакта бүген Татарстан Икътисад министрлыгында министр урынбасары Айрат Шәмсиев, «Govermedia Plus Canada Corp.» компаниясе генераль директоры Роланд Джозеф Бопп һәм «Говермедиа Плюс» ҖЧҖ директоры  Илнур Бәдретдинов сөйләштеләр.  

Татарстанның  социаль бизнесны планлаштыручы яки гамәлгә ашыручы эшкуарлары "Навстречу переменам" фондыннан 1,2 миллион сумлык грант алырга мөмкин. Конкурсның төп шарты балаларны үстерү, укыту, тормышын һәм сәламәтлеген яклау өчен яңа мөмкинлекләр булдыруны максат иткән проектны презентацияләүдән гыйбарәт.

Россия һәм Европа компанияләре вәкилләре 28-29 июньдә Мәскәүдә сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре һәм актив хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак. Монда  "Россия – Европа: чикләрсез хезмәттәшлек" IX Эшлекле партнерлар форумы узачак. Әлеге чара илебезнең һәм чит ил эшкуарлары арасында тәҗрибә уртаклашу һәм потенциаль партнерларны табу максатыннан сөйләшүләр үткәрү өчен уңайлы урын булачак.

Бүген Мәскәүдә Файда алу һәм нәтиҗәлелек белән идарә итүгә ирешү стандартын, шулай ук Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын комплекслы профилактикалау стандартын кертү һәм куллану мәсьәләләренә багышланган семинар узды.


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан эшкуарлары өчен бизнес-процессларны геймификацияләү һәм автоматлаштыру буенча семинарны әйдәүче спикерлар үткәрәчәк: Наталья Немченко — Branch Marketing уку-укыту консалтинг үзәге генераль директоры һәм Вячеслав Федоров — e-MoneyNews мәгълүмат консалтинг проектын үстерү буенча директор. 26 апрельдә 10.00 сәгатьтә алар Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28 нче й., 3 кат)  бизнес процессларны автоматлаштыру һәм b2b өлкәсендә сату коралы буларак геймификация аша проектларның икътисадый нәтиҗәлелеге турында сөйләячәк. Чара Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды тарафыннан оештырыла.

Фирманың бәя стратегиясен ничек эшләргә һәм продуктның конкуренциядәге өстенлеген ничек булдырырга. Татарстан эшкуарлары товарны уңышлы сатуның әлеге һәм башка серләренә "Экспорт проекты буларак маркетинг" семинары кысаларында төшенә алалар. Өйрәтү семинары Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28 нче й.) 21 майда уза.

Май ахырына кадәр «Развитие-НТИ» (дедлайн 21 майда) һәм «СТАРТ-НТИ» (дедлайн 31 майда) программалары буенча ике яңа конкурска гаризалар кабул ителә

Конкурсларның максаты - Милли технологик инициативаларның чаралар планнарын ("юллар карталары"н) (алга таба - МТИ юллар карталары) гамәлгә ашыру максатларында түбәндәге юнәлешләр буенча НИОКРга ярдәм итү: Аэронет; Автонет; Маринет; Нейронет; Технет; Хелснет; Энерджинет; Түгәрәк хәрәкәте.


21
апрель, 2018 ел
шимбә

Спорт азарты һәм дуслык, кергән тупка шатлану атмосферасы һәм терсәкне тешлисе килү. "Төзүче" спорт комплексында бүген чын-чынлап кызу булды. Монда 2018 елгы Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышларының 1/8 финалы матчлары булды. Икътисад министрлыгы командасын министр Фәрит Габделганиев җитәкләде. 


20
апрель, 2018 ел
җомга

2018 елның I кварталында 320 эш урыны һәм 300 артык миллион сум. "Теләче" сәнәгать паркы резидентлары эше белән бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев танышты. Күп кенә предприятиеләр калдыклардан чын мәгънәсендә табыш ясыйлар. «Кряж» ҖЧҖ таушалган автомобиль шиналарын һәм резина техник эшләнмәләрне җыю, саклау һәм эшкәртү белән шөгыльләнә, процесс ахырында резина чүбе алына. 

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында кафеда һәм рестораннарда нинди таләпләрне үтәргә кирәк булу, аеруча нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк булу турында 23 апрельдә Эшкуар йортында (Петербург ур., 28 нче й., 3 кат) сөйләячәкләр. Семинарда Татарстан Республикасының җәмәгатьчелек туклануы предприятиеләре җитәкчеләре катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International