Татарстан Республикасы территориясендә социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар игътибарына

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

ТР Министрлар Кабинетының 2018 елның 16 апрелендәге 897-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын алуга түбәндәге номинацияләр буенча  республика конкурсы уздырыла:              

1) "Коррупциягә каршы тору";

2) "Гражданлык җәмгыяте институтларын һәм иҗтимагый үзидарәне үстерү, гражданнар хокукларын яклау";

3) "Мәгариф, яшьләрне гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый яктан тәрбияләү, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау";

4) "Мәдәният һәм сәнгать";

5) "Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту";

6) "Гаилә, бала һәм аналарны яклау, ветераннарга һәм инвалидларга социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү";

7) "Сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм пропагандалау";

8) "Физик культура һәм спорт";

9) "Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау".

Агымдагы елда конкурсның гомуми грант фонды 20 млн сумны тәшкил итә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында
2018 елның 11 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420044, Казан ш., Волгоград ур., 47 йорт, элемтә өчен телефоннар: (843)557-21-47, (843)557-20-20, (843)557-21-21.

Конкурс игълан ителгән көннән бер елдан да ким булмаган вакыт дәвамында эшчәнлек алып бара торган КБОларга Конкурста катнашу рөхсәт ителә. Сәяси партия һәм хәрәкәтләр, һөнәри бергәлекләр, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр формасындагы КБОлар, һәм шулай ук үзләренә карата таркату яисә яңадан оештыру карарлары  кабул ителгән КБОлар Конкурста катнаша алмый.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Министрлыкның www.mtsz.tatarstan.ru сайтындагы "Конкурслар" бүлегендә http://mtsz.tatarstan.ru/rus/2018-god-2710237.htm сылтамасы буенча урнаштырылган.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы традицион рәвештә КБОлар өчен әлеге республика конкурсында катнашу буенча мәгълүмати-методик семинар оештыра.

Семинарны алып баручы: Татьяна Ивановна Леонтьева, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт һәм иганәчелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе.

Семинарны уздыру урыны һәм вакыты: агымдагы елның 27 апрелендә, 14 сәгатьтә, Казан ш., Батурин ур., 7, 137нче каб.

Барлык КБО вәкилләрен әлеге чарада катнашырга чакырабыз, хатыгызның темасын "на семинар" дип билгеләп, түбәндәге эл. почта буенча  теркәлә аласыз: op.rt@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International