Мәскәүдә XIV Бөтенроссия «ДӘҮЛӘТ ЗАКАЗЫ» форум-күргәзмәсе уза

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Мәскәүдә министрлыклар, ведомстволар, контроль органнары вәкилләре һәм заказчылар өчен дәүләт, муниципаль һәм корпоратив сатып алулар өлкәсендә эре федераль чараларның берсе - XIV Бөтенроссия «ДӘҮЛӘТ ЗАКАЗЫ» форум-күргәзмәсе үткәрелә. "Контракт системасын цифрлаштыру: тәҗрибә һәм перспективалар" һәм "Социаль учреждениеләрдә туклану продуктларын сатып алу проблемасын чишәбез" дип аталган көндәшлекле секцияләр эшендә "Татарстан Республикасы Дәүләт заказлары агентлыгы" АО ("ТРДЗА" АО) генераль директоры Яков Геллер катнаша. Тематик дискуссияләр барышында заказчылар һәм тәэминатчылар Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының төп көйләүче ролендәге тәүге тәҗрибәсе белән танышачаклар, медицина, төзелеш, җәмәгать туклануы һәм ТКХ өлкәләрендә сатып алуларның махсус сорауларын тикшерәчәкләр, һәм шулай ук импортны алыштыруны үстерү тенденцияләрен караячаклар.

 

Дистә еллык тарихы эчендә Форум дәүләт көйләвенең көндәшлекле мохит формалаштыруга, кулланучыларны югары сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтүләрләр белән тәэмин итүгә турыдан-туры йогынты ясаучы  мөһим инструменты булган дәүләт сатып алуларының нәтиҗәлелеген күтәрүгә бәйле сорауларны һөнәри яктан тикшерү өчен яхшы эшлекле мәйданчыкка кадәр үсте.

    ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International