Фәрит Габделганиев "Гебзе" ОСЗ (GOSB) идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән очрашты

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Төркиядә "Гебзе" оештырылган сәнәгать зонасы (GOSB) идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән очрашты. Очрашу вакытында яклар алга таба хезмәттәшлек итү перспективаларын тикшерделәр. Шулай ук Татарстан икътисад министры сәнәгать җиһазларын җитештерү белән шөгыльләнүче KBS компаниясендә һәм Әнкарада "Остим" сәнәгать зонасында булды.  "Остим" җитәкчелеге ведомство башлыгын төп эш юнәлешләре һәм икътисад, сәнәгать өлкәләрендәге казанышлыр белән таныштырды.

 

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International