Кытайдан Shandong Baikal Group Татарстанда буялган рулонлы корыч заводына 429 млн сум кертәчәк

2018 елның 4 мае, җомга

Shandong Baikal Group Кытай компаниясе буялган рулонлы корыч җитештерүне булдыруга 429 млн сум сарыф итәчәк. Проектны җомга көнне "Түбән Кама" социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территориядә (СИҮАБТ) эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешү төзүгә гаризалар карау буенча хөкүмәт комиссиясе хуплады. Проектны "Камасталь" ҖЧҖ гамәлгә ашыра, ул рулонлы корычны буяу һәм аңа полимер өслек салу, шулай ук әзер эшләнмәләр чыгару заводын төзиячәк.

Заводның проект буенча куәте – елына кимендә 50 мең тонна. Чималны һәм материалларны Zibo Chuangcai International Trading (Шаньдун, КНР) китерер дип уйланыла. Проект куәтенә чыкканнан соң аларны перспективалы китерүчеләр буларак    "НЛМК" ГАҖ (MOEX: NLMK) (Липецк), "ММК" ГАҖ (Магнитогорск), "Северсталь" ГАҖ (MOEX: CHMF) (Череповец) карала. Шул ук вакытта Кытайдан 34,6 мең тонна рулонлы корыч китереләчәк, Россия китерүчеләре тарафыннан – 14,8 мең тонна булыр дип көтелә.

Проектның инвестиция фазасын 2019 ел урталарына төгәлләү планлаштырыла. Предприятиенең табышы елына 2,76 млрд сум (2020 елдан башлап), чиста табышы – 70-90 млн. сум күләмендә планлаштырылган. Проектның файда китерә башлау чоры – якынча биш ел .

Проектны гамәлгә ашыруның бөтен чорында – 2027 елга кадәр – резидент Татарстан бюджетына күчерелә торган салымнар буенча 92 млн сумга якын суммага ташлама алырга исәп тота, шул ук чорга предприятиенең республика өчен салымнар күләме 97 млн сум тәшкил итәчәк.

Күз алдында тотыла торган сату төбәкләре – Россия, Белоруссия, Украина һәм Казахстан. Продукция төзелеш материаллары  (профнастил, металл черепица, металл сайдинг), машина төзелешендә: корпуслар һәм детальләр өчен, көнкүреш техникасы өлешләре буларак кулланыла ала.

Полимер өслекле металл прокатының Россия базарындагы күләме елына 2 млн тонна дип бәяләнә. Компания 2% күләмендә өлешне алып торырга исәпли.

 "Түбән Кама" СИҮАБТ 2017 елда РФ Хөкүмәте карары белән 10 елга төзелде. Бу чорда әлеге территориядә кимендә 3 мең эш урыны булдыру һәм инвестицияләр күләме кимендә 7,5 млрд сум булган кимендә 20 резидентны җәлеп итү уйланылган. СИҮАБТ резидентлары өчен табышка салымның киметелгән ставкасы, оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән һәм җир салымын түләүдән азат итү, иминият кертемнәренең киметелгән тарифлары каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International