Кама Тамагы районы 2018 елның беренче кварталы йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше рейтингында 10 урынга югарырак менде. Статистиканы Татарстан Икътисад министрлыгы әзерләде. Ютазы районы 7 урынга менде. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимүгә, кулланылышка кертелгән торак йортларның гомуми мәйданы артуга, салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсеш темпына бәйле.
Социаль-икътисадый үсешнең югары дәрәҗәсе элеккечә Казан һәм Әлмәттә сакланып кала һәм аларны лидерлыкка алып чыга. 3 нче урында - Түбән Кама.
Төяп җибәрелгән продукция күләмен халыкның җан башына туры килгән өлештән чыгып исәпләгәндә, иң югары күрсәткечләр Әлмәт (1041,6 мең сум), Түбән Кама (473,2 мең сум) һәм Алабуга (379,8 мең сум) районнарында. Республика буенча ул уртача 159,76 мең сум тәшкил итте.
27 муниципаль берәмлектә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк (0,62 %). Иң түбән күрсәткеч Лаеш (0,19%), Актаныш (0,26%) һәм Аксубай (0,29%) районнарында.
2018 елның беернче кварталында республикада кулланылышка кертелгән гомуми торак мәйданы халыкның җан башына исәпләгәндә 0,221 кв. м туры килә. Кулланылышка тапшырылган иң зур мәйдан Питрәч (2,615 кв. м.), Лаеш (0,647 кв. м.) һәм Биектау (0,571 кв. м.) районнарында.
Рейтинг белән тулырак министрлык сайтында танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2018-godu.htm.
ТР ИМ матбугат хезмәте