ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга, Тукай филиаллары түбәндәге график буенча эшләячәк:

08.05.2018 - 1 сәгатькә кыскартылган эш көне

09.05.2018 - ял көне


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

8 майда 16.00 Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев гражданнарны күчмә кабул итүне Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) үткәрәчәк. Катнашу өчен 524 91 11 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк. Кабул итү кече һәм урта бизнесны үстерү һәм башка мәсьәләләр буенча алып барылачак.

Татарстанның балалар һәм яшүсмерләр өчен товарлар чыгаручы эшкуарлары «Kind + Jugend 2018» халыкара күргәзмәсендә катнаша алачак. Чара 2018 елның 20 сентябреннән алып 23 сентябренә кадәр Кёльнда (Германия) узачак.

Катнашу өчен 22 майга кадәр Россия экспорт үзәге сайтында теркәлергә һәм кирәкле документларны юлларга кирәк. Сайлап алу турын уңышлы узган компанияләр чара экспонентлары булалар. Үзләренең эшләнмәләрен алар түбәндәге бүлекләрдә күрсәтә алачак:

Россиядә быел 14 июньнән алып 15 июльгә кадәр узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында "Футбол икътисады" 2 нче Халыкара конференциясе була. Уңыш факторлары, ярышлар теориясе, турнирлар һәм матчлар стратегияләрен эшләү, дөнья чемпионатының финанс һәм социаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Катнашучылар футбол индустриясенең икътисадый, социаль һәм идарә мәсьәләләренә багышланган теоретик һәм эмпирик тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәк. 

Кече һәм урта бизнес вәкилләре Эшкуар йортының Уку үзәгендә (Петербург ур., 28) уку-укыту программаларында катнаша алалар. Майда төрле темаларга 20 семинар һәм бизнес-тренинглар булачак. Теркәлү өчен телефон: 8 (843) 222 90 60 (өст. 301) яки Dom_pred@mail.ru электрон почтасы аша.

Уку-укыту программаларының май өчен графигы

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2025 елга кадәр автомобиль сәнәгатен үстерү стратегиясен раслады. Бу хакта Россия Икътисадый үсеш министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.


5
май, 2018 ел
шимбә

Бүген Татарстан Икътисад министрлыгы коллективы гомуми шәһәр өмәсенә кушылды. Министрлык һәм Эшкуар йорты биналары тирәсендәге территорияләр чистартылды.  «Татарстан халкы чисталыкта яшәргә күнеккән», – дип билгеләп үтте Министр Фәрит Габделганиев, – бүген без территорияне тәртипкә китердек һәм тагын бер кат бердәмлегебезне һәм бездәге команда рухын күрсәттек".

Бүген ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган "Урман утырту көне" акциясенә үзләреннән зур өлеш кертте.

Акция гадәттәгечә Татарстан Республикасының барлык урманчылыкларында да үтте. Казан шәһәре тирәсендә өч утырту кишәрлеген билгеләгәннәр иде (Биектау муниципаль районында Щербаково поселогы янында һәм "Зәңгәр күл" тыюлыгы янәшәсендә, ә бер кишәрлек – Лаеш муниципаль районында Вороновка поселогы тирәсендә).


4
май, 2018 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Икътисад өлкәсендәге казанышлары һәм озак еллар дәвамындагы фидакарь хезмәте өчен "Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы" мактаулы исеменә республиканың икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева лаек булды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин рәислегендә "Түбән Кама" социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территориядә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешү төзүгә гаризалар карау буенча республика комиссиясенең беренче утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International