Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Төркиянең Кече һәм урта бизнесны үстерү һәм ярдәм итү идарәсе үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ Әнкарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиевнең Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашуы кысаларында имзаланды.
Рөстәм Миңнеханов Төркиянең кече һәм урта бизнеска, сәнәгать мәйданчыклары инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итү буенча тәҗрибәсе Татарстанда зур кызыксыну уята, дип басым ясады. Президент, Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында республика әлеге дәүләт белән элемтәләрне үстерүгә зур әһәмият бирә, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук Нихат Зәйбәкҗинең Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген ныгытуга керткән өлешенә югары бәя бирде. "Төркия җитәкчелегенең сәяси ихтыяры һәм сезнең ярдәмегез нәтиҗәсендә Татарстан территориясендә эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырылды. Сүз уникаль, югары технологияле проектлар турында бара. Аларның һәркайсы - безнең горурлыгыбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Нихат Зәйбәкҗи Татарстанның төрек бизнесы өчен кызыклы булуын билгеләп үтте, моны республика икътисадында Төркиядән кергән инвестицияләрнең зур өлеше раслый. "Безнең бурыч - киңкырлы хезмәттәшлекне үстерү, үзара сәүдә һәм инвестицияләр күләмнәрен арттыру. Без бизнесменнарыбызның Татарстанда эшләвенә шат һәм аларга бу эшләрендә ярдәм итәбез", - дип басым ясады ул.