213 экспортер 2015 елда, 251 - 2016 елда һәм 645 – 2017 елда. Бүген Эшкуар йортында экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы кече һәм урта бизнес вәкилләре турында сөйләделәр. Брифингта журналистлар алдында ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин чыгыш ясады. "Бүген экспорт эшчәнлеге тотрыклылыкның һәм икътисадый үсешнең иң мөһим факторларыннан берсе буларак карала. Республика алдына куелган иң җитди бурычларның берсе – экспорт күләмнәрен арттыру, – дип билгеләп үтте беренче урынбасар. – Республикада экспорт эшчәнлеге актив алып барыла һәм Татарстан өченче ел рәттән Россиянең барлык төбәкләре арасында иң эре экспортерлар бишлегенә керә".
2017 елда Татарстан продукциясен импортка керткән төп илләр БДБ һәм Европа илләре булды: Казахстан, Белоруссия, Венгрия, Польша, Индия. Кече һәм урта предприятиеләр арасында экспортерларның мондый санга җитә алуы экспортка эшли торган предприятиеләргә дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә дә мөмкин булды. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы тырышлыгы белән республикада компанияләргә чит ил базарларына чыгуда ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла.
Республиканың экспортка эшли торган кече һәм урта предприятиеләренә ярдәм итүче төп институт – Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге. Үзәк кече һәм урта эшкуарлык субъектларына тышкы икътисадый эшчәнлекнең барлык этапларында комплекслы ярдәм күрсәтүне "бер тәрәзә" режимында башкара. Экспорт эшчәнлеген инде алып бара торган предприятиеләргә исә Үзәк товар җиткерү географиясен киңәйтергә, продуктка ихтыяҗ булган яңа сату базарларын табарга булыша.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгының һәм "Россия экспорт үзәге" АҖнең региональ үзәкләрнең эшчәнлеге турындагы 2017 елга уртак рейтингы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы түбәндәге юнәлешләр буенча лидер булды:
– чит ил контрагентлары белән төзелгән контрактлар саны буенча (533 млн сумга 159 контракт),
– чит ил базарларына чыккан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны буенча (63),
– экспорт илләре саны буенча (28 ил: Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Бельгия, Венгрия, Германия, Израиль, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Көньяк Корея, Латвия, ЛНР (Украина), Люксембург, Молдавия, Монголия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Польша, Португалия, Сингапур, АКШ, Тунис, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Швейцария).
Үзәк, республика продукциясен чит ил базарларына чыгару максатларында, эшкуарларга мәгълүмат-аналитика, консультация һәм оештыру эшләре буенча ярдәм күрсәтә. 2017 елда Үзәк 700 артык предприятиегә ярдәм итте. Быелгы елның беренче кварталында – инде 200 артык.
ТР ИМ матбугат хезмәте