Бизнесны күргәзмәләрдә катнашуга әзерләү, халыкара бизнес-миссияләрне нәтиҗәле итеп оештыру ысуллары һәм төбәкләрдә экспортны популярлаштыру. Бүген Казанда экспортёрлар белән эшләү мәсьәләләренә багышланган берничә түгәрәк өстәл узды. Белем бирү чарасында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 100гә якын белгеч катнашты. Алар арасында "ЭПҮнең тәҗрибәлеләре" - кече һәм урта бизнесны чит ил базарларына уңышлы алып чыкканнар, һәм "яңалары" - элеге эшчәнлеккә яңа гына керешкәннәр.
"Коллегалар арасында тәҗрибә уртаклашу - әлеге чараның төп максаты, - дип аңлатты "Россия экспорт үзәге" АОның экспортка ярдәм итү буенча төбәк системасын үстерү проекты җитәкчесе Наталья Минаева. - Үзәк җитәкчеләренең бер-берсе белән таныша, яңа белемнәр үзләштерә һәм әлеге белемнәрне гамәлдә куллана алулары мөһим". Моңа бәйле рәвештә быел чараның форматы үзгәртелде. Оештыручыларның сүзләренә караганда, әгәр элегрәк очрашулар презентация, чыгышлар һәм дискуссияләр формасында узса, бу юлы эш барышында "акыл штурмы" методы кулланылды. Катнашучылар төркемнәрдә эшләделәр, эш вакытында иң еш туа торган хәлләрне һәм авырлыкларны хәл итү ысулларын анализладылар. "Кабарда-Балкар Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды" җитәкчесе һәм экспортка ярдәм итү программасы кураторы Зәлим Кайсинов, нәкъ менә шундый формат катнашучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды, дип саный. "Түгәрәк өстәл процессында үзара хезмәттәшлек итәбез, беренче ел гына эшләмәгәннәр белән аралашабыз һәм үзебез өчен күп кенә яңалыклар ачабыз. Үзәгебез күптән түгел генә ачылганга, безнең өчен әлеге эш буенча башка төбәкләрдәге коллегаларыбыз белән тәҗрибә уртаклашу бик мөһим", - дип билгеләп үтте ул.
Иртәгә катнашучылар шулай ук иң яхшы тәҗрибәләрне тикшерәчәк. Икенче көнне алар әлеге сфераны үстерү идеяләрен тәкъдим итәчәк.
ТР ИМ матбугат хезмәте