Хөрмәтле галимнәр, уйлап табучылар, инноваторлар һәм рационализаторлар!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара интеллектуаль милек көне белән тәбрик итәм!
Бу республика инновацион җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга.
Һичшиксез, Татарстанның икътисадый үсеше, беренче чиратта, республика предприятиеләренең уңышлы эше белән билгеләнә. Алар җитештергән көндәшлеккә сәләтле продукция һәрвакыт чит илләр, Россия төбәкләре белән үзара файдалы сәүдә-сәнәгать бәйләнешләрен үстерү өчен яхшы нигез һәм республика икътисады үсеше нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече булып тора.
Мөһим стратегик ресурс һәм иң көчле үсеш инструменты булган интеллектуаль милек хәзерге вакытта бизнес өчен күбрәк әһәмияткә ия була бара. Бүген предприятиеләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген үстерүгә иң зур өлешне нәкъ менә интеллектуаль милек объектлары кертә.
Без инновация һәм иҗади үсешкә ярдәм итүче, илебез интеллектуаль капиталын төзүче, технологияләр үсешенә, предприятие һәм ватаныбыз сәнәгатенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруга зур өлеш кертүче кешеләр белән лаеклы рәвештә горурланабыз.
Үз хезмәте белән дөньяны яхшыга үзгәртүче һәм безнең киләчәкне формалаштыручы бар кешегә дә ныклы сәламәтлек һәм иминлек, иҗади илһам, яңа казанышлар һәм ачышлар телим!