26 май көнне Эшкуарлар йортында Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Эшкуарлар уңышлы бизнесмен өчен кирәкле белемнәрне һәм күнекмәләрне алудан, яңа танышуларга, элемтәләргә ия булудан тыш, вакытларын гаиләләре белән бергә файдалы итеп үткәрә алачак.
Татарстан эшкуарлары үз продукцияләрен «РосЭкспоКырым. Көндәшлеккә сәләтлелек". Россия җитештерүчеләренең V күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Чара Ялтада агымдагы елның 8-10 июне көннәрендә үтәчәк.
"РосЭкспоКырым" азык-төлек җитештерүчеләрне һәм дистрибьюторларны бер мәйданчыкка туплаячак. Күргәзмәдә Россия җитештерүчеләре продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, аерым алганда:
Кече һәм урта бизнесның торышы һәм аның Россия икътисадындагы ролен көчәйтү өчен кирәкле чаралар турында фикер алышу. Буген Санкт-Петербургта уза Россия кече һәм урта эшкуарлык форумы үз алдына әнә шундый бурычлар куя.
Бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев Алексеевск районы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты. Ул ярдәм чаралары турында сөйләде һәм әле күптән түгел генә Татарстанда авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтүнең яңа программасы эшләп китүен искә төшерде.
"Бүген Татарстан Республикасында киләчәк икътисады - Цифрлы икътисадның куәтле тармагын булдыру өчен эшкуарларның һәм галимнәрнең, инвесторларның, дәүләт компанияләренең һәм үсеш институтларының, депутатларның һәм чиновникларның үзара көйләнгән эше таләп ителә", - дип хәбәр итте бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев Казан дәүләт энергетика университетында үтә торган
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Инвестицион совет президиумының чираттагы утырышын уздырды, дип хәбәр ителә http://president.tatar.ru сайтында. Утырыш эшендә ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты. Тәкъдим ителгән инвестицион проектларны, шул исәптән дәүләт-хосусый партнерлык (ДХП) принципларында төзелгән ике проектны тикшерделәр.
Татарстанлылар "Бизнес-навигатор" мәгълүмат-аналитика системасы ярдәмендә базар һәм көндәшлекле мохит турында, товар һәм хезмәтләрнең агымдагы кулланылышы хакындагы мәгълүматны белә, һәм шулай ук якынча безнес-план җыелмасы белән таныша ала. Шулай ук https://navigator.smbn.ru сайтында КУЭ субъектларына гамәлдәге ярдәм чаралары;
Сәяси һәм икътисадый коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) һәм Югары икътисад мәктәбенең Төбәк сәяси тикшеренүләр лабораториясе мэрларның нәтиҗәлелеге турында беренче рейтингны эшләделәр.
Экспертлар 2018 елның гыйнвар - март айларындагы вазгыятькә ике блок - сәяси-идарә һәм социаль-икътисадый юнәлешләр буенча бәя бирделәр, дип хәбәр итә "Вдомости" газетасы.
2018 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгындагы чираттагы утырышы узды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы эшендә Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты
"Алабуга" Махсус икътисадый зонасының Корпоратив университеты үзен студентларына чыннан да кирәкле белем һәм күнекмәләрне бирә торган уңышлы проект итеп танытты. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" Махсус икътисадый зонасы Корпоратив университетының 4 нче дулкын чыгарылыш студентлары белән очрашуда белдерде. Очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, һәм шулай ук 4 нче дулкын чыгарылышы, элек биредә укыган һәм бүген инде МИЗда эшләүчеләр катнашты.