«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

2018 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгындагы чираттагы утырышы узды.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы эшендә Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты

2017 елда Татарстанда 35,7 млн тонна нефть табылды, шуларның 16 млн тоннасы эшкәртүгә җибәрелде. 1 млн 700 мең тонна пластик, 710 мең тонна каучук, 217 мең тонна юу матдәләре, 14 млн шин эшләп чыгарылды. Бүген бу турыда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерлары утырышында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.

"ТАНЕКО" Нефть эшкәртү заводында изомерлаштыру һәм нафтаны гидрочистарту җайланмасы төзелде. СКИ-2 каучук җитештерү куәтләре киңәйтелде, "Түбән Кама Нефтехим"да формальдегид  җитештерүе куллануга тапшырылды.  "Данафлекс"та яңа сыгылмалы төрү  һәм «ТАТ-Адвенир»да нанокомпозит каплау материаллары җитештерелә башлады. "ТАИФ-НК" калдык суларны урында чистарту цехын реконструкцияләүне тәмамлады.

2019 елда "ТАНЕКО"да куәте 50 мең тонна гудрон булган авыр нефть калдыкларын гидроконверсияләүнең сынау-сәнәгать җайланмасын куллануга тапшыру планлаштырыла. Катализатор эше Луммус Глобал реакторларында уңышлы сыналды.

2017 елда нефть, турыдан-туры кудырылган бензин һәм этан сату планы тулы күләмдә үтәлде. Эшкәртүчеләргә полиэтилен һәм полистирол озату күләмнәре арттырылды. Пластик, абсорбент, гликоль һәм неонолның кайбер төрләрен предприятиеләр гомуми нигездә электрон-сәүдә мәйданчыклары аша сатып алырга мәҗбүр булдылар.

Республика эчендәге кооперация кысаларында шин комплексы ихтыяҗларын каучук белән тәэмин итү проблемасы тиз арада хәл итүне сорый - агымдагы елның апрелендә өзеклекләр булды, дип хәбәр итте докладчы.

Зур чыгымнар, финансларның җитешмәве һәм сату базарларына чыгуның катлаулылыгы химия продукциясен эшкәртү үсешен чикли. 2017 елда Татарстанда полимер торбалар, тәрәзәләр, әрҗә һәм төргечләр, төзелеш өчен пластмасса эшләнмәләр җитештерүләре ябылды. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен өстәмә чаралар таләп ителә, дип белдерде Рафинат Яруллин.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында Татарстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрендә гамәлгә кертү өчен кайбер инновацияле технологияләр тәкъдим ителде.

Әйтик, аминнар (төзелештә һәм текстиль сәнәгатендә кулланыла) һәм холин хлориды (В витамины) алу буенча яңа эшкәртмәләр турында  "Гамәли химия" Россия фәнни үзәге" ФДУПнең (Санкт-Петербург) фән һәм җитештерү буенча генераль директор урынбасары Наталья Зубрицкая сөйләде.

Әлеге фәнни үзәккә ФТИ, проект институты, тәҗрибә заводы һәм Пермь шәһәрендәге филиал керә. Бу предприятиеләр хәрби техниканы химик яктан тәэмин итү белән шөгыльләнә, куркынычсызлык системалары, калдыкларны, зарарлы газларны эшкәртү, су чистарту өчен химик кушылмалар, дарулар, медицина билгеләнешендәге материаллар һ.б.ларны җитештерә.

Рөстәм Миңнехановны докладта көнкүреш калдыкларын  пиролизлау-таркату мөмкинлеге  бигрәк тә кызыксындырды. Ул әлеге сорауны җентекләп өйрәнергә күрсәтмә бирде.

Нефть-газ тармагында Татарстанның иң эре заказчыларының һәм җитештерүчеләренең үзара турыдан-туры  эш итүен оештыру буенча үзенең тәкъдимнәрен AIMA  проекты җитәкчесе Ибраһим Паскачев җиткерде.

AIMA  -  чит ил тәэминатчыларына хезмәт күрсәтү һәм аларның тендер һәм контрактларны үтәү этабында  РФндәге сатып алуларга үтеп керә алуларын җиңеләйтү өчен оештырылган сервис компаниясе.  Атап әйткәндә, ул компанияләргә юридик, таможня, логистика ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнә. Әлеге проект Россиянең иң эре бәйсез электрон сәүдә мәйданчыгы булган "ТЭК-Торг" ЯАҖ тарафыннан төзелде.  "ТЭК-Торг" Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасының бүлендек оешмасы булып тора.

Рөстәм Миңнеханов ТЭК өчен махсуслаштырылган сервисларга карата кызыксыну белдерде. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, "сатып алу, йөкләмәләрне рәсмиләштерү системасын дөрес итеп төзергә кирәк", әлеге уңайдан "Татнефть"нең зур тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте. "Татнефть" Россия заводларында максималь рәвештә заказлар урнаштыра, ә эшен чит ил компанияләре белән эшләүдән башлаган иде. Хәзер  икенче "ТАНЕКО" НЭЗ төзелә, "Түбән Кама Нефтехим"ның, "Казан Оргсинтез"ның уникаль проектлары бар, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Россия нефть эшкәртү заводларында җайланмаларны AlfaPerox таратылмый торган актив-селектив композиция белән чистарту турында «Ангара-Сервис» компаниясенең генераль директоры Станислав Бецер сөйләде.

Составының экологиялелеге НЭЗ установкаларын һәм башка җайланмаларны чистартырга мөмкинлек бирә. Әйтик, "ТАНЕКО" НЭЗ бер җылылык алыштыргычны чистартканнан соң бер квартал дәвамында 15 млн сумлык өстәмә керем алды. Чагыштыру өчен, яңа җылылык алыштыргыч якынча €270 мең тора.  "Ангара" карары Мәскәү һәм Түбән Новгород НЭЗда нәтиҗәле эшләде, дип белдерә җитештерүче.

"Кызыклы технология, хезмәттәшлек итәрбез,  эшләргә кирәк", - дип йомгак ясады презентациягә Рөстәм Миңнеханов.

"Бизнес өчен амбициоз энергетик карарлар", -  энергетика өлкәсендә «Градиент Килби» ҖЧҖ (Иннополис) гамәлгә куючысы һәм техник директоры Константин Соснов тәкъдим иткән Gradient Kilby карарлары турындагы докладны әнә шулай  атадылар.

Smart Grid технологияләре  республикада серияле объектлар (мәсәлән, АЗСлар, гипермаркетлар) өчен дә, махсус объектлар (аерым бистәләр, уку үзәкләре) өчен дә  автоном, энергонәтиҗәле электр энергиясе белән тәэмин итү максатында гамәлгә кертелергә мөмкин. Әлеге чишелешләр Россиянең Ерак Көнчыгышындагы кайбер җирлекләрдә инде кулланыла.

Рөстәм Миңнеханов технологияне сынау максатында Татарстанда төгәл бер объектны сайларга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International