Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Инвестицион совет президиумының чираттагы утырышын уздырды, дип хәбәр ителә http://president.tatar.ru сайтында. Утырыш эшендә ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты. Тәкъдим ителгән инвестицион проектларны, шул исәптән дәүләт-хосусый партнерлык (ДХП) принципларында төзелгән ике проектны тикшерделәр. Беренче булып ГТ-004 газ турбинасын җитештерү һәм энергия-газ-нефть химиясе җиһазларына запас частьләр эшләү проекты буенча фикер алыштылар. Проектны «КамЭнергоМаш» ҖЧҖ («КЭР-Холдинг» компанияләр төркеме) тәкъдим итте. Түбән Кама әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен мәйданчык була ала, төзелешнең гомуми мәйданы 29 мең кв. метр. Төп бурыч - илебездә җитештерелгән электр җиһазлары базары өлешен арттыру. Проект үз куәтенә чыкканда компания илебез базарының 10%ка кадәр өлешен биләр, дип көтелә. Бәяләрне анализлау компания продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген күрсәтә. Рөстәм Миңнехановның сорауларына җавап биреп, компания вәкилләре турбиналарның куәте 4 МВт булачак, дип хәбәр иттеләр. Компания проект куәтенә 2027 елга (елына 15 турбинага кадәр) чыгарга мөмкин.
ТР Инвестицион советы президиумы әгъзалары проектны хупладылар. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов проект тагын да масштаблырак була ала, дип билгеләп үтте.
Икенче проект - яңа тукыма җитештерүе, ул "Түбән Кама" сәнәгать паркы территориясендә "Микроволокно" фабрикасын төзүне күз уңында тота. Бу Россия территорясендә микрофибрадан синтетик җеп җитештерү буенча беренче завод булачак.
Рөстәм Миңнехановка сүснең уникаль сыйфатлары, аның югары сеңдерү үзлеге һәм ихтыяҗ зур булган әлеге продукцияне куллану сфералары турында сөйләделәр. Шулай ук проектның төп финанс күрсәткечләре һәм нәтиҗәлелеге күрсәткечләре турында хәбәр иттеләр. "Проектны конкрет гамәлгә ашыруга күчәргә, һәм шулай ук республикада булган чимал базарын эшкә җигәргә кирәк", - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.
Алга таба тикшерелгән проект төзекләндерү элементларын җитештерүгә - куәте елына 1,2 млн кв. метрга кадәр булган тротуар плитәләр ясау (вибропресслау методы белән) заводын төзүгә карады. Проектның инициаторы буларак "Выбор-С" ҖЧҖ чыгыш ясады. Компания тротуар плитәләрен һәм башка төзекләндерү элементларын чыгару буенча илдә иң эре җитештерүчеләрнең берсе булып тора, ул тәэмин итү географиясен киңәйтергә һәм сату күләмнәрен арттырырга исәп тота.
Проектны, алгарышлы социаль- икътисадый үсеш территориясе (АСИҮТ) резиденты статусын алып, Яр Чаллыда урнаштырырга ниятлиләр. Төзелеш мәйданы 4,5 гектарны тәшкил итәчәк.
"Энерго РС" компанияләр төркеме шин үткәргеч җитештерүен оештыру буенча инвестицияле проект тәкъдим итте. Компания проектны үз хисабыннан финансларга (450 млн сум) планлаштыра. Яңа җитештерү ачу өчен базарда уңай тенденция күзәтелә - продукциягә ихтыяҗ елдан-ел арта, дип билгеләп үтелде.
Рөстәм Миңнеханов, проект бик кирәк һәм җитештерүгә һәртөрле ярдәмне күрсәтергә кирәк, дип басым ясады. Моннан тыш, ул компания вәкилләренә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында презентация белән чыгыш ясарга тәкъдим итте.
Алга таба Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы утырышында ДХП шартларында гамәлгә ашырылырлык тагын ике проект каралды. Бу Яр Чаллыда спорт комплексы төзелеше һәм республикада шәһәр термылары (спорт-савыктыру, күңел ачу) төзелеше проектлары.