Эшкуарлар өчен навигатор Мәгълүмати-аналитика системасы бизнесның кирәкле төрләрен билгеләргә булыша һәм ярдәм чаралары турында сөйли

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Татарстанлылар "Бизнес-навигатор" мәгълүмат-аналитика системасы ярдәмендә базар һәм көндәшлекле мохит турында, товар һәм хезмәтләрнең агымдагы кулланылышы хакындагы мәгълүматны белә, һәм  шулай ук якынча безнес-план җыелмасы белән таныша ала. Шулай ук  https://navigator.smbn.ru  сайтында КУЭ субъектларына  гамәлдәге ярдәм чаралары; КУЭ субъектларына төбәк һәм муниципаль инфраструктура ярдәменең булуы һәм аны куллану мөмкинлекләре хакында; дәүләтнеке булмаган күчемсез милек объектлары тәкъдиме турында һәм әзер бизнесны сату хакында; өченче затлар хокукыннан азат дәүләт һәм муниципаль милек турында мәгълүмат бар.

 Навигатор түбәндәге төп бүлекләрдән тора:

- "Бизнесны сайлау" (бүлек составында  типлаштырылган (якынча) бизнес-планның (бизнес-план резюмесының) төп күрсәткечләрен санап чыгару өчен, һәм шулай ук типлаштырылган (якынча) бизнес-планны аны төрле форматларда саклау мөмкинлеге калдырып формалаштыру өчен билгеләнгән система функцияләре бастырыла);

- "Ярдәм чаралары" (бүлек составында КУЭ субъектларына ярдәмнең түбәндәге блоклары буенча мәгълүмат бастырыла: финанс ярдәме; иң эре компанияләрнең сатып алуларына керү мөмкинлеге; мәгълүмат-маркетинг ярдәме; милек ягыннан ярдәм);

- "Күчемсез милек" (бүлеккә коммерциячел күчемсез милекне, шул исәптән җир кишәрлекләрен һәм биналарны сату/арендалауга караган базар тәкъдимнәре турында,  һәм шулай ук әзер бизнесны сату хакында мәгълүмат, КУЭ субъектлары өчен билгеләнгән дәүләт һәм муниципаль милек турында белешмә, башка милекчеләр мөлкәте турында мәгълүмат кертелгән. Күчемсез милек объектлары турында Навигатор картасындагы тиешле катлам яисә исемлек формасындагы мәгълүмат);

- "Аналитика" (бүлек составында "КУЭ" Корпорациясе" АҖ заказы буенча үткәрелә торган маркетинг тикшеренүләре нәтиҗәләре булган аналитик хисаплар, һәм шулай ук системаның төрле категориядәге хезмәт күрсәтүләрнең һәм (яисә) товарларның кулланучылык характеристикаларын чагылдыру һәм фильтрлау өчен билгеләнгән функцияләре басыла);

- "Юл сервислары" (бүлек составында юл сервисы объектларын һәм күпфункцияле зоналар төзү өчен федераль трассаларның перспективалы өлешләре (Федераль юл агентлыгы биргән мәгълүмат нигезендә) турындагы белешмә, һәм шулай ук системаның урында һәр шундый объектны һәм аның  характеристикасын идентификацияләргә мөмкинлек бирә торган  функцияләре басыла);

- "Ярдәм" (бүлек Навигатор, аның функцияләре, һәм шулай ук Навигатор бүлекләре белән эшләү буенча инструкция (шул исәптән видеоинструкция) турында белешмә мәгълүматны үз эченә ала).

"КУЭ бизнес-навигаторы" мәгълүмат-аналитика системасы "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Федераль корпорация" АҖ тарафыннан эшләнгән.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International