Рөстәм Миңнеханов: "Алабуга" МИЗ Корпоратив университеты бик кирәкле белем һәм күнекмәләрне бирә

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

"Алабуга" Махсус икътисадый зонасының Корпоратив университеты үзен студентларына чыннан да кирәкле белем һәм күнекмәләрне бирә торган уңышлы проект итеп танытты. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" Махсус икътисадый зонасы Корпоратив университетының 4 нче дулкын чыгарылыш студентлары белән очрашуда белдерде. Очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, һәм шулай ук 4 нче дулкын чыгарылышы, элек биредә укыган һәм  бүген инде МИЗда эшләүчеләр катнашты.

"Алабуга" МИЗ Корпоратив университеты - Россия өчен уникаль программа. Ул махсус икътисадый зонада эшләүче халыкара компанияләрнең топ-менеджерларыннан турыдан-туры белем алуга юнәлдерелгән өч айлык интенсив белем бирү программасы. Предприятие җитәкчеләре, төп подразделениеләр инженерлары һәм менеджерлары "Алабуга" МИЗнда ачылган предприятиеләр мисалында тыңлаучылар өчен сәнәгать объекты белән идарә итүнең планлаштыру, бюджет,  заводны төзү һәм эксплуатацияләү, логистика, сакчыл җитештерү һәм персонал белән идарә итү сорауларына багышланган гамәли курсларын алып баралар. Белем алу процессында һәр студент проект эше әзерли, аны программа финалында яклый.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ Корпоратив университетында шактый зур тәҗрибә тупланганлыгын билгеләп үтте.  "Катнашучыларны сайлау буенча җитди эш алып барыла, һәм инде яңа талантлы хезмәткәрләрне җәлеп итүдә уңай нәтиҗәләр бар, - дип басым ясады ТР Президенты. - Остазларыгыз белән аралашу вакытында алган белемнәрегез һәм күнекмәләрегез бүгенге көндә бик кирәк".

"Алабуга" МИЗ Корпоратив университетына 4 нче дулкын студентларын сайлап алу гадәттәгечә берничә этапта үткәрелде. Уникаль программада катнашу өчен 3 меңнән артык гариза алынды, шулардан 25 иң яхшысы сайлап алынды.

"Алабуга" СҖТ МИЗ" АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев Корпоратив университетның дүртенче дулкынындагы үзенчәлекләр турында сөйләде. Ул  бу юлы студентлар бер проект - Россиянең кече шәһәрләрендәге су каналларын (ә аларга "Алабуга" СҖТ МИЗ" АҖ тарафыннан идарә ителә торган Алабуга водоканалы да керә)  яңарту программасын булдыру юнәлешендә эшләделәр.  Һәр студентка илнең 20 төбәгенең берсендәге шундый су каналы эше тәҗрибәсен өйрәнергә, һәм шулай ук федераль дәрәҗәдә су каналларын субсидияләү программасын алга этәрү өчен төбәк җитәкчелегенең хуплавына ирешергә кушылды.

Эшнең ничек алып барылганлыгы һәм аның нәтиҗәләре турында бүген чыгарылыш вәкилләре  Артем Галиев һәм Игнат Петухов сөйләде. Команда әгъзалары 20 төбәктә булдылар, андагы  60 су каналының финанс һәм техник торышы, һәм шулай ук модернизацияләү планы белән таныштылар. 18 су каналы эшчәнлегенең әлеге предприятие җитәкчеләре таныклаган финанс моделе алынды. 9 төбәк башлыгы РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгына су каналларын яңартуны субсидияләү буенча федераль программа таләп ителүе турында хатлар юллады. 

Корпоратив университетны элегрәк тәмамлаучылар "Алабуга" махсус икътисадый зонасындагы эшләре турында сөйләделәр. Нияз Мөхәммәтҗанов МИЗда эшләнгән һәм хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган "100 лидер" кадрлар үстерү программасы белән таныштырды. Әлеге программа "Алабуга"га  хәзерге вакытта, ихтимал,  барлык тиешле күнекмәләре булмаган, әмма укырга һәм үсәргә әзер, шуңа омтылган яшь һәм амбицияле кешеләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бүгенге  яшь лидерлар 5 елдан соң Татарстандагы, һәм шулай ук аннан читтәге башка мәйданчыкларда "Алабуга" тәҗрибәсен  таратырга сәләтле белгечләр булып үсеп җитәргә тиеш.

Ирина Алиментьева лидерларны ачклау буенча "Алабуга"да кулланыла торган ысуллар - идарә компаниясе үзе уйлап тапкан коллектив компьютер бизнес-уеннары турында хәбәр итте. Әлеге ысуллар Татарстанның кайбер вузларында "Алабуга" өчен потенциаль хезмәткәрләрне сайлап алуда инде кулланылган.  Якындагы планнарда - ил күләмендә 30 вузда шуңа охшаш уенлаштырылган тестлар үткәрү, һәм шулай ук МИЗдагы хезмәткәрләрнең лидерлык сыйфатларына бәя бирү.

Ниһаять, Корпоратив университетның  беренче дулкынын тәмамлаган, ә бүген МИЗ генераль директоры урынбасары булып эшләүче Тимур Минһаҗев МИЗны индустриаль паркларның федераль исемлегенә кертү буенча алып барылган эш йомгакларын презентацияләде. Бу  РФ Хөкүмәтенең 1119 нчы карарында күз уңында тотылган механизмны кулланып МИЗ инфраструктурасы үсешенә бюджеттан финанслар җәлеп итәргә мөмкинлек тудырган. 2018 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасына федераль бюджеттан чыгымнарны каплау өчен 365 млн сум акча күчерелгән,  өстәвенә, әлеге акчалар - "Алабуга" резидентларының салым түләүләреннән.

"Мин команда туплау мөһим дип саныйм, - диде Татарстан Президенты, очрашу тәмамланганда. - Һәм "Алабуга" Россия һәм аннан читтә дә проектлар белән идарә итәргә сәләтле команда формалаштыра".

"Идарәче компанияләр төзү өчен үз мөмкинлекләрегезне туплагыз - бүгенге көндә базар шуны таләп итә, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов МИЗ җитәкчелегенә. - Сәнәгать мәйданчыклары, индустриаль парклар, махсус зоналар белән идарә итү, резидентларны, федераль акчаларны җәлеп итү - хәзерге вакытта кирәкле гамәлләр. Менә шуларга басым ясарга кирәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International