Сәяси һәм икътисадый коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) һәм Югары икътисад мәктәбенең Төбәк сәяси тикшеренүләр лабораториясе мэрларның нәтиҗәлелеге турында беренче рейтингны эшләделәр.
Экспертлар 2018 елның гыйнвар - март айларындагы вазгыятькә ике блок - сәяси-идарә һәм социаль-икътисадый юнәлешләр буенча бәя бирделәр, дип хәбәр итә "Вдомости" газетасы. Сораштыруда субъектларның ике башкаласы һәм халкы 300 000 кешедән арткан башка шәһәр округлары катнашты. Рейтингта Казан беренче урынны алды. Аннан соң Төмән һәм Ростов-на-Дону шәһәрләре бара.
ТР ИМ матбугат хезмәте