ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Мәскәүдә "Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингына йомгак ясау" һәм "Россия төбәкләренең конкуренциягә сәләтен күтәрү юллары" семинарында катнашты.

Эшкуарлыкка ярдәмнең нинди чаралары булу һәм аларны ничек алу турында бүген республика эшмәкәрләренә Ачык ишекләр көне кысаларында сөйләделәр. Чара Эшкуар йортында үтте. Татарстан Икътисад министрлыгы белгечләре ярдәм программалары һәм белем бирү семинарлары турында сөйләделәр, юридик, бухгалтерлык, салым ярдәме күрсәттеләр. Ачык ишекләр көне кысаларында эшкуарлар "Нетворкинг 24/7" мастер-классында катнаша алдылар. 

Чимал булмаган экспортны арттыру буенча илкүләм проект хакында бу көннәрдә "проект остаханәсе"ндә фикер алышалар, аңа профильле министлыкларның һәм ведомстволарның структур бүлекчәләре җитәкчеләре генә түгел, ә экспорт белән шөгыльләнүче эшкуарлар да кергән. 

Кече һәм урта бизнес вәкиллләре үз комментариеләрен һәм тәкъдимнәрен 2018 елның 12 июненә кадәр www.upgradelab.ru  сайтында калдыра ала.

Мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә:

- "Финанс-кредит ярдәме";

Иннополис шәһәрендә "Сәнәгатьле Россиянең цифрлы индустриясе" конференциясе (ЦИПР) уза, ул тармакны берләштерү һәм сәнәгать вәкилләренең, ИКТ тармагы, оборона комплексы вәкилләренең, инвесторларның һәм дәүләтнең цифрлы икътисадны, чимал булмаган экспортны үстерүнең, ОПКга конверсия һәм киберкуркынычсызлыкны тәэмин итүнең иң кискен һәм мөһим мәсьәләләре буенча глобаль диалогын тәэмин итү өчен булдырылган тармакара мәйдан булып тора.

WorldSkills ярымфиналында Татарстан командасы "Эшкуарлык" компетенциясендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Яшь профессионаллар ярышларның финалына чыкты. Татарстан икътисад министры команда белән март аенда ук очрашкан иде, ул һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәген белдергән иде. Инглиз теле, кейсларны чишү, командада эшләү һәм проектларны тәкъдим итү күнекмәләрен шомарту буенча дәресләр көчәйтелде. 

Цифрлы икътисадны законлы практик куллану мөмкинлекләре, банк өлкәсенә блокчейн-технологияләр кертү, чит илдә криптовалюта белән исәп-хисап ясау тәҗрибәсе. Әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында бүген Мәскәүдә "Россиянең цифрлы икътисады. Исәп-хисап ясауның стандарт булмаган формалары" конференциясе кысаларында фикер алышачаклар. 

Россия Федераль Собраниесе Федерация Советы интернетта балаларны яклау турында методик киңәшләр проекы турында фикер алышуларда катнашырга чакыра. Иҗтимагый оешмалар, бизнес-структуралар вәкилләре һәм кызыксынулы интернет челтәреннән файдаланучылар үз фикерләрен белдерә һәм тәкъдимнәр кертә ала. Документ турында җәмәгать фикер алышуы түбәндәге сайтта узачак: http://www.council.gov.ru/services/discussions/themes/92427/

Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре Мәскәүдә бизнес-миссиядә катнаша ала Эшлекле сәфәр июль аеның икенче яртысында булачак. Сәфәр кысаларында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе дәүләт корпорацияләренең һәм иң эре сәнәгать предприятиеләренең сатып алучы бүлекчәләренә бару  һәм алар белән сөйләшүләр үткәрү планлаштырыла.

Татарстанда яшәүчеләр "Миллионга идея" телевизион шоуның кастинг-турында 25 перспективалы идея тәкъдим иттеләр. Внешэкономбанк белән НТВ телеканалының уртак проектының икенче сезоны сайлап алу туры Казан федераль университетында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International