Фәрит Габделганиев Россия төбәкләренең конкуренциягә сәләтен арттыру турында фикер алышу буенча семинарда катнашты

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Мәскәүдә "Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингына йомгак ясау" һәм "Россия төбәкләренең конкуренциягә сәләтен күтәрү юллары" семинарында катнашты.

 Семинар барышында билгеләп үтелгәнчә, АСИ югары бәясен "Тикшерелгән бизнес" Татарстан интернет-порталы, дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне (күчемсез мөлкәткә хокукларны дәүләт теркәве) КФҮ аша күрсәтү системасы, төзелешкә рөхсәтләр бирү процедураларының нәтиҗәлелеге (республиканың барлык шәһәр округларының һәм шәһәр җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелешләр алып бару кагыйдәләре, рөхсәтләрне электрон рәвештә бирү кагыйдәләре эшләнде) алды.

Быелгы эшне яхшырту өчен, ТР икътисад министры сүзләренә караганда, бәяләү системасын кертү, тикшерү-күзәтү эшчәнлеген мәгълүматлаштыруны тәэмин итү, шулай ук төбәк контроленең дүрт төре буенча куркынычлыкларны барлау принцибын кертү планлаштырыла. Эшкуарларның күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча белемнәре базасын киңәйтүгә аерым игътибар бирелде. Сүз "Тикшерелгән бизнес" порталы турында, ул Татарстанда республика Прокуратурасы ярдәме белән эшләнде һәм эшләтеп җибәрелде. Ул Россиядә тикшерү-күзәтү эшчәнлеген үзгәртеп коруга ярдәм итү максатларында төзелгән, кече бизнесны тикшерүләр турында тәүге региональ интернет-ресурс булып тора.  Монда республикадагы тикшерү-күзәтү органнары тапкан 300 типик хокук бозу турында белешмәлек бирелгән.

Министр Габделганиев Татарстанда  АСИ ярдәме белән уңышлы гамәлгә ашырыла торган түбәндәге проектлар турында да искә төшереп узды:

- "Кванториум" балалар технопарклары челтәрен булдыру буенча проект. Республикада 3 "Кванториум" эшли инде: Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада - берәр;

- республиканың сәнәгать предприятиеләренә һәм уку йортларына  (93 һөнәр буенча компетенцияләрнең 43 махсуслаштырылган үзәге) Worldskills стандартларын кертү.

 Фәрит Габделганиев цифрлы икътисад өчен квалификацияле кадрлар әзерләү өлешендә алга таба да АСИ белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итүгә; Милли технологик инициативалар чараларын һәм Милли эшкуарлык инициативасының юллар картасын гамәлгә ашыруга; кайбер социаль проектлар буенча ("Волонтерлыкны үстерү", "Озак вакыт дәвамында карап тоту системасы", "Остазлык хәрәкәтен үстерү"); шулай ук  "Дөрес карарлар кибете" проектының иң яхшы тәҗрибәләрен кулланып карауга ышанычын белдерде.

Чара "Яңа проектларны таныту буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерциягә карамаган оешмасының "Кайнау ноктасы" коворкинг-үзәге территориясендә Россия Федерациясенең эшлекле берләшмәләре белән берлектә уздырылды.

Семинар кысаларында инвестицион климатны яхшыртуның түбәндәге төп юнәлешләре турында фикер алыштылар: икътисад секторларының конкуренциягә сәләтле булуы.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International