Хәзерге дөньяда цифрлы икътисадны үстерү турында бүген Мәскәүдә фикер алышалар

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Цифрлы икътисадны законлы практик куллану мөмкинлекләре, банк өлкәсенә блокчейн-технологияләр кертү, чит илдә криптовалюта белән исәп-хисап ясау тәҗрибәсе. Әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында бүген Мәскәүдә "Россиянең цифрлы икътисады. Исәп-хисап ясауның стандарт булмаган формалары" конференциясе кысаларында фикер алышачаклар. Чарада 500 якын кеше катнаша, алар арасында Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, РФ регионнары Губернаторлары һәм Вице-Губернаторлары, эре компанияләрнең җитәкчеләре, коммерция банклары вәкилләре, крипто бизнес экспертлары бар.

Конференциядә докладлар һәм чыгышлар түбәндәге темалар буенча булачак:

- «Банклар блогы»,

- «Мәгариф блогы»,

-«Криптодөньяда социаль һәм хәйрия проектлары»,

- «Кулланучылар берләшмәләре эшендә хокук куллану тәҗрибәсе. Кулланучылар кооперацияләрендә блокчейн технологияләрне куллану. Дөньядагы тәҗрибә".

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International