ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен Европа базарына чыгаруга ярдәм итү максатыннан июль ахырына Германия Федератив Республикасына бизнес-миссия планлаштырылган. Оештыручы – ТР эшкуарлыгына ярдәм фонды (Экспортка ярдәм үзәге).       Бизнес-миссия программасында немец эшкуарлык бергәлекләренең хезмәттәшлек итү белән потенциаль кызыксынган вәкилләре белән эшлекле очрашулар, Германия предприятиеләре белән танышу каралган.

Татарстан эшкуарлары Мәскәүдә узачак 2018 "Икътисадның реаль секторын финанслау" бизнес-форумында катнаша ала.  Чара 2018 елның 19 июлендә Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Россия Үзәк Банкы катнашында була. Төп бурычларның берсе – Икътисадның реаль секторын һәркем файдалана алаырлык итеп финанслау механизмнарын эзләү һәм Россия регионнарының инвестицион активлыгын яхшырту. Быелгы Форум  илнең эчке финанс ресурсларын эзләү хисабына икътисадның реаль секторында перспективалы региональ проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланачак: сәнәгатьне үстерү, яңа инфраструктура, территорияне пространстволап үстерү.


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Республика халкын социаль эшкуарлык нигезләре һәм бизнес-идеяләрне үстерү баскычлары белән Казанда уку семинарында  таныштырачаклар. Белем бирү тренингы 4 июльдә 16:00 сәгатьтә КФУның "УНИКС" мәдәният-спорт комплексында була.  Катнашучыларга социаль бизнес предприятиеләрен төзү нигезләре һәм аларның тотрыклылык критериеләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм чаралары, проектлар өчен финанслар һәм башка ресурслар җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.

Татарстан муниципаль берәмлекләре һәм эшкуарлары "Бизнес-Уңыш" премиясен алуга гариза бирә ала. Әлеге конкурс ике турда түбәндәге номинацияләр буенча узачак:

- Иң яхшы яшьләр проекты.  Сергей Выходцев исемендәге номинация;

- Иң яхшы җитештерү өлкәсе проекты;


8
июнь, 2018 ел
җомга

Күпфункцияле үзәкләр ("Минем документлар" офислары) кыскартылган эш режимына Россия көнендә һәм Ураза бәйрәмендә күчәчәк.

11, 12 һәм 15 июньдә КФҮ филиалларында - ял көннәре. 14 июньдә - бер сәгатькә кыскарак эш көне. 10 июньдә кабул итүләр Мәскәү, Яңа Савин, Зареченский, Идел буе, Көньяк, Зеленодольск, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт филиалларында гына алып барылачак. Бшка көннәрдә - күпфункцияле үзәкләр гадәти режимда эшләячәк. Әлеге үзәкләргә баруны планлаштырганда, шушы мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.

ТР Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге белгечләренең ике проекты Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды ярдәмен алачак. Алар фәнни тикшеренүләр конкурсында җиңү яулады.

Казанда Эшкуар йортында "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" коммерциягә карамаган партнерлыгы" Ассоциациясенең Еллык әгъзалар  гомуми җыелышы һәм Коллегия утырышы булды. "ИННОКАМ" Ассоциациясе әгъзалары 2017 елда эшчәнлек турында Еллык хисапны һәм 2017 финанс елы бухгалтерлык балансын расладылар, Коллегия әгъзаларын һәм Ревизия комиссиясе әгъзаларын сайладылар.

Россиядә быел 14 июньнән алып 15 июльгә кадәр узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында "Футбол икътисады" 2 нче Халыкара конференциясе була. Уңыш факторлары, ярышлар теориясе, турнирлар һәм матчлар стратегияләрен эшләү, дөнья чемпионатының финанс һәм социаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Катнашучылар футбол индустриясенең икътисадый, социаль һәм идарә мәсьәләләренә багышланган теоретик һәм эмпирик тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәк. 

Россия Федерациясе белән Кыргызстан Республикасының икътисадый интеграциясендә цифрлы трансформациянең роле. Әлеге мәсьәлә Җиденче Россия-Кыргызстан регионара конференциясенең көн үзәгендә булачак, ул 2018 елның 15 июнендә  Чиләбедә узачак. Чарада Россия һәм Кыргызстан хакимияте органнарыннан, хөкүмәтнеке булмаган оешмалардан, экспертлар берләшмәләреннән 400 якын вәкил катнашачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Норматив хокукый актларның җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертү өчен катнашучыларны сайлып алуны игълан итте. Үз кандидатурасын республиканың 18 яше тулган кешесе (дәүләт хезмәткәрләреннән тыш) тәкъдим итә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International