Иннополис шәһәрендә "Сәнәгатьле Россиянең цифрлы индустриясе" конференциясе (ЦИПР) уза, ул тармакны берләштерү һәм сәнәгать вәкилләренең, ИКТ тармагы, оборона комплексы вәкилләренең, инвесторларның һәм дәүләтнең цифрлы икътисадны, чимал булмаган экспортны үстерүнең, ОПКга конверсия һәм киберкуркынычсызлыкны тәэмин итүнең иң кискен һәм мөһим мәсьәләләре буенча глобаль диалогын тәэмин итү өчен булдырылган тармакара мәйдан булып тора.
Чараны оештыручы - "Ростех" дәүләт корпорациясе.
ЦИПР-2018 төп темасы – цифрлы кооперация, "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" программасын гамәлгә ашыру турында фикер алышу.
ЦИПР-2018 өч тематик блоктан гыйбарәт:
Күрсәткечләр икътисады. Цифрлы икътисад экосистемасы мохитен булдыру һәм тәртипкә китерү.
Үсеш платформалары. Инфраструктураны үстерү, платформалаштыру һәм технологик диверсификация.
B2B кооперация. Макроикътисадый үзгәрешләр һәм бизнес-мохитне үзгәртеп оештыру шартларында бизнес-процессларны трансформацияләү.
Акыллы шәһәр һәм цифрлы сәламәтлекне саклау беренче көннең әһәмиятле темалары булды.
Иртәгә "Цифрлы кооперация. Дәүләт белән бизнес хезмәттәшлегенең яңа мөмкинлекләре" пленар сессиясе була, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. 8 июньгә шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли фәнни тикшеренү техник университеты - КАИ катнашында "Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм производствоны цифрлаштыру" темасына секция планлаштырылган, анда республика предприятиеләре вәкилләре (КАМАЗ, Казан вертолет һәм авиация заводлары) цифрлы икътисад күренешләрен сәнәгать предприятиеләренә кертү тәҗрибәсе турында сөйләячәк.
ТР ИМ матбугат хезмәте