Чимал булмаган экспортны арттыру буенча илкүләм проект хакында бу көннәрдә "проект остаханәсе"ндә фикер алышалар

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Чимал булмаган экспортны арттыру буенча илкүләм проект хакында бу көннәрдә "проект остаханәсе"ндә фикер алышалар, аңа профильле министлыкларның һәм ведомстволарның структур бүлекчәләре җитәкчеләре генә түгел, ә экспорт белән шөгыльләнүче эшкуарлар да кергән. Татарстан Икътисад министрлыгыннан вәкил буларак Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәгенең "Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасы структур бүлекчәсе җитәкчесе Ульяна Ануфриева катнаша.

 Түбәндәге сигез эш юнәлеше билгеләнгән: сәнәгать экспорты сәясәте; авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек экспорты сәясәте, хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә экспорт сәясәте, экспортны җайга салу, ярдәмнең финанс һәм финанс булмаган чаралары, халыкара сәүдә логистикасы, ЕАЭС һәм халыкара киртәләр, шулай ук танытуның милли системасы.

"Проект остаханәсе" - асылы буенча проект офисы форматы буенча эшләү, халыкара стандартлар буенча бизнес-процесс ул. Сүз идарә итүне структурлаштыру һәм менеджмент сыйфатын арттыру турында бара - мондый алым бизнеста уңышлы кулланыла һәм эшне продуктиврак итәргә мөмкинлек бирә.

Мәскәүдә фикер алышулар 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, аннары документ Хөкүмәт каравына тәкъдим ителәчәк. Энергетикага карамаган чимал булмаган экспорт милли проектында барлык сигез юнәлеш буенча да төгәл KPI, әлеге нәтиҗәләргә ирешүнең ысул-кораллары, шулай ук һәр бурычның үз вакытында үтәлүе өчен җаваплылык язылачак дип уйланыла.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International