Татарстанның яшь эшкуарлар командасы WorldSkills сайлап алу ярышларында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм финалга чыкты

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

WorldSkills ярымфиналында Татарстан командасы "Эшкуарлык" компетенциясендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Яшь профессионаллар ярышларның финалына чыкты. Татарстан икътисад министры команда белән март аенда ук очрашкан иде, ул һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәген белдергән иде. Инглиз теле, кейсларны чишү, командада эшләү һәм проектларны тәкъдим итү күнекмәләрен шомарту буенча дәресләр көчәйтелде. Яшь эшмәкәрләр стратегик фикерләүнең теоретик һәм практик нигезләрен, бизнесны моделен төзү һәм бинесны планлаштыру нигезләрен, проектны финанслау, маркетинг, салым салыну  үзенчәлекләрен үзләштерделәр, эшкуарлыкны үстерүнең соңгы тенденцияләре һәм закончалыклары турында һәм үз эшеңне башлап җибәргәндә мөһим башка темалар һәм мәсьәләләр хакында белделәр.

Хәзер команда Татарстанны финалда тәкъдим итәргә әзерләнә.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International