Республиканың бизнес-структуралары интернетта балаларны яклау турында киңәшләр эшләүгә үз тәкъдимнәрен кертә ала

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Россия Федераль Собраниесе Федерация Советы интернетта балаларны яклау турында методик киңәшләр проекы турында фикер алышуларда катнашырга чакыра. Иҗтимагый оешмалар, бизнес-структуралар вәкилләре һәм кызыксынулы интернет челтәреннән файдаланучылар үз фикерләрен белдерә һәм тәкъдимнәр кертә ала. Документ турында җәмәгать фикер алышуы түбәндәге сайтта узачак: http://www.council.gov.ru/services/discussions/themes/92427/

Методик киңәшләр балаларның мәгълүмати яктан куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә законнар таләпләренең нәтиҗәле үтәлүе өчен оешмаларга ярдәм күрсәтү максатыннан эшләнгән. Балаларның сәламәтлегенә зыян китерә торган мәгълүматтан яклауның административ чаралары түбәндәге бүлекләрдә күрсәтелгән: "Кулланучылар арасында мәгълүмат алмашу", "Мәгълүмат сайтлары", "Интернет-сервислар", "Эзләү системалары" һәм "Балалар өчен тыелган мәгълүмат булган ресурслар". Һәр категория өчен үзенчәлекләрне исәпкә алган киңәшләр эшләнгән, болар: сайт яки сервисны җиһазларга кирәк булган функционалның исемлеге, балигъ булмаган кулланучыларны һөҗүм итүләрдән һәм контенттан яклауның гамәли чаралары җыелмасы.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International