ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев "Казаноргсинтез" ГАҖ директорлары Советы әгъзасы итеп сайланды. Советның яңа составы белән бүген "Казаноргсинтез" акционерларының 2017 елдагы эшчәнлеге йомгаклары буенча гомуми җыелышында таныштырдылар. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары катнашында узды.

Иртәгә Эшкуар йортында (Петербург ур, 28) 11.00 алып 17.00 кадәр Ачык ишекләр көне була. Кече һәм урта бизнес вәкилләре сорауларына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре җавап бирәчәк. Алар республикада эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында консультацияләр бирәчәк, файдалы уку-укыту программалары белән таныштырачак, юридик, бухгалтерлык, салым ярдәме күрсәтәчәк.

Күпфункцияле үзәкләр ("Минем документлар" офислары) кыскартылган эш режимына Россия көнендә һәм Ураза бәйрәмендә күчәчәк.

11, 12 һәм 15 июньдә КФҮ филиалларында - ял көннәре. 14 июньдә - бер сәгатькә кыскарак эш көне. 10 июньдә кабул итүләр Мәскәү, Яңа Савин, Зареченский, Идел буе, Көньяк, Зеленодольск, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт филиалларында гына алып барылачак. Бшка көннәрдә - күпфункцияле үзәкләр гадәти режимда эшләячәк. Әлеге үзәкләргә баруны планлаштырганда, шушы мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.

2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисад үстерү стратегиясенә үз башлангычын республиканың һәр кешесе кертә ала. Идеяләр рәсми сайтта кабул ителә: i.tatarstan2030.ru/ һәм "Татарстан – 2030" махсус мобиль кушымтасы аша.

Теләсә кайсы инициативага бәя биреп була. Аларның иң яхшылары Стратегия-2030 га кертеләчәк.

Россия Федерациясе белән Кыргызстан Республикасының икътисадый интеграциясендә цифрлы трансформациянең роле. Әлеге мәсьәлә Җиденче Россия-Кыргызстан регионара конференциясенең көн үзәгендә булачак, ул 2018 елның 15 июнендә  Чиләбедә узачак. Чарада Россия һәм Кыргызстан хакимияте органнарыннан, хөкүмәтнеке булмаган оешмалардан, экспертлар берләшмәләреннән 400 якын вәкил катнашачак.

Татарстан эшкуарлары үз продукцияләрен «РосЭкспоКырым. Көндәшлеккә сәләтлелек". Россия җитештерүчеләренең V күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Чара Ялтада агымдагы елның 8-10 июне көннәрендә үтәчәк.

"РосЭкспоКырым" азык-төлек җитештерүчеләрне һәм дистрибьюторларны бер мәйданчыкка  туплаячак. Күргәзмәдә Россия җитештерүчеләре  продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, аерым алганда:


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Тукай районының Суровка авылында яшәүче яңа производствоны эшләтеп җибәрергә һәм әйләнешне киңәйтергә планлаштыра.  Ул ТР Икътисад министрлыгының һәм Гарантия фондының ташламалы махсус продуктыннан - "Авылда эшкуарлык"тан файдаланучы беренче кеше булды. "ПКФ ЛИДЕР" ҖЧҖнең экологик яктан чиста һәм экономияле "Эковата" җылылыкны изоляцияләү материалын җитештерү тәҗрибәсе бар инде. 

2018 елның гыйнвар-апрель айларында муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше рейтингында  Теләче районы үзенең тоткан урынын 15 баскычка яхшыртты. Айлык статистиканы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы әзерләде. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимүгә, кулланылышка кертелгән торак йортларның гомуми мәйданы һәм төяп җибәрелгән продукция күләмнәре артуга бәйле. Алексеевск районы шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, ул 6 баскычка югарырак менде.

Бүген икътисад министры Фәрит Габделганиев "Медицина фәне үзәге" Региональ медицина симуляторлары инжиниринг үзәгендә булып кайтты.  РЦИ эшчәнлегенең төп максаты  Россия Федерациясендә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү һәм мондый ярдәмнән халыкның файдалана алу дәрәҗәсен югарыда күрсәтелгән компанияләр тарафыннан җитештерелә һәм кулланыла торган медицина җиһазларын һәм коралларын нәтиҗәле кертүне һәм куллануны гамәлгә ашыручы медицина җитештерүчеләренең һәм медицина дәвалануы учреждениеләренең 

"ИННОКАМ" Кама кластеры Россиядә беренчеләрдән булып ECEI методологиясе буенча Көмеш сыйфат сертификатын алды. Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, икътисад үсешенең төп шартларының берсе - конкуренциядә катнаша алган продукция җитештерү, ә сыйфат - конкуренциядә катнаша алуның нигезен тәшкил итә: 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International