8-11 сыйныф укучылары "Замана кешесе икътисад һәм эшкуарлык дөньясында" исемле эссе бәйгесендә катнашырга чакырыла.
Эссе темасы сыйфатында, автор үзе сайлаганча, танылган кешеләр, фикер ияләре, җәмәгатьчелек фикере вәкилләре, сәясәт, фән эшлеклесе, публицистларның түбәндәге юнәлешләрдә әйтелгән цитатасы яки афористик гыйбарәсе китерелә:
Бүген Чистайда Татарстан Республикасы Стратегия-2030га үзгәрешләр кертү турында закон проектын карау буенча Чистай районы Иҗтимагый советы утырышы узды. Иҗтимагый совет утырышында икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.
2018 елның гыйнвар-сентябрендә Чүпрәле районы Татарстан муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингында 10 позициягә күтәрелгән. Статистиканы республиканың Икътисад министрлыгы белгечләре әзерләде.
"Лизинг-грант" программасы буенча субсидия алуга Татарстан эшкуарларын сайлап алуда катнашу өчен заявкаларны кабул итү вакыты 13 ноябрьгә кадәр озайтылды.
Бүген Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан Республикасы югары уку йортлары һәм академик җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында республиканың Стратегия-2030 проектына өстәмәләр буенча иҗтимагый фикер алышулар узды.
13 ноябрьдә Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләренең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасарлары өчен квалификация үзгәртү программасы старт ала. "Татарстан Республикасында көндәшлек мохитендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең заманча технологияләре" дип аталган белем бирү курсы Президент Рөтсәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республиканың Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнде.
Татарстанның хөкүмәтнеке булмаган коммерциясез оешмаларының 60 проектын үстерүгә 95,3 миллион сум бүлеп биреләчәк. Финанс ярдәме 2018 елда Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә икенче конкурс нәтиҗәләре буенча күрсәтелә.
Иртәгә "Дәрвишләр бистәсе" күпфункцияле үзәк филиалы (Главная ур., 60) документларны кабул итми. Бу трансформатор ярдәмче станциясендә планлы эшләрне үткәрү өчен электрны өзү белән бәйле.
Эшкуар йортының Укыту үзәге (Петербург урамы, 28) белем бирү чараларының яңа циклын башлап җибәрде. Кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук маркетинг, финанслар һәм шәхес үсеше темалары белән кызыксынган һәммә кеше бушлай семинарларда катнашуга чакырыла:
Бүген "Барс аяк киеме компаниясе" ҖЧҖ компаниясенең "Чистай" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә инвестиция проектын тормышка ашыру заявкасы хупланды.