ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру, үз эшеңне башларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә торган идеяләр һәм белемнәр белән алмашу. Болар барысы да Эшкуарлык атналыгы кысаларында Татарстан бизнесменнарын көтә. Чаралар үткәрүнең төп мәйданчыгы Петербург урамы, 28нче йорт адресы буенча урнашкан Эшкуар йорты булачак. 

Бүген Татарстан Республикасы Бөтендөнья эшкуарлык атналыгына кушылды. Бу -ел саен ноябрьнең өченче атнасында дөньяның 170 илендә уза торган халыкара глобаль эшкуарлык инициативасы. Быел ул 12-18 ноябрьдә билгеләп үтелә. 

Яшьләр бизнес-проектлары күргәзмәсе, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышу, бизнес-модельләр эшләү буенча белем бирү семинарлары. 16 ноябрьдә Саратовта "Яшьләр даирәсендә эшкуарлыкны үстерү преспективалары" V Төбәкара фәнни-гамәли конференция кысаларында төрле чаралар узачак.

2018 елның 15 ноябреннән 30ына кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларыннан, "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында" 2014 елның 27 августындагы 616 санлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, заявкалар кабул итү игълан ителә.


10
ноябрь, 2018 ел
шимбә

11 ноябрьдә Икътисадчы көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм белән Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев котлады.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген Түбән Новгородта "Төбәкләрнең өстенлекләре: контроль, дәүләт хезмәтләре, цифрлаштыру, КУЭ үстерү" конференциясе үз эшен дәвам итә. Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев башка төбәкләрдәге коллегаларына Татарстан Республикасында "Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру" максатчан моделе чараларын гамәлгә кертү турында сөйләде. 

Инновацияләргә ярдәм итү фондының "Коммерцияләштерү" программасының 7 нчесендә катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады Ул фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләре стадиясен төгәлләгән һәм продукция җитештерүне оештырырга яки җәелдерергә планлаштыручы кече предприятиеләрнең инновацияле эшчәнлегенә булышлык күрсәтү өчен юнәлдерелгән.

Сәнәгатьтә цифрлы трансформация буенча халыкара һәм Россия тәҗрибәсе.  IV Машина төзелеше буенча кластер форумында каралачак төп темалар. Чара 13-14 ноябрь көннәрендә Яр Чаллыда узачак.

Идел буе федераль округында Финанс мониторингы буенча федераль хезмәтнең Төбәкара идарәсе "КОларны террорчылык/террорчылыкны финанслау эшчәнлегенә һәм хокукка каршы килә торган бүтән эшчәнлеккә җәлеп итүгә каршы көрәш" темасына семинар-киңәшмә уздырачак.

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды. Әлеге чара кысаларында Совет әгъзалары Татарстан Республикасының Стратегия-2030 программасына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International